Күгәрчен районы
Күгәрчен районы | |
баш. Күгәрсен районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Морак |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | UTC+05:00 һәм YEKT[d] |
Халык саны | 31 444 (2010)[1] |
Мәйдан | 3400 км² |
Почта индексы | 4533ХХ |
Рәсми веб-сайт | admkugarchi.bashkortostan.ru(рус.) |
Җирле телефон коды | 34789 |
Номер тамгасы коды | 02 һәм 102 |
Күгәрчен районы Викиҗыентыкта |
Күгәрчен районы Башкортстанның көньягында урнашкан һәм Мәләвез, Куергазы, Зиянчура, Җылаер, Бөрҗән районнары белән һәм Ырынбур өлкәсенең Төлген районы белән чиктәш. Районның 113 торак ноктасы 20 авыл советына берләшкән. Район үзәге Морак – элекке исеме Кызыл Мәчет.
Тарихи белешмә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу як башкортлары күбесенчә бөрҗән кабиләсеннән чыкканнар. Беришеләр башка кабиләләрдән – мәсәлән Дүңгәвер авылы шул исемле кабиләдән. 18 гасырда татарлар күченәләр, Акман авылы 1870 елда нигезләнә.
Башкортларның җир сатып ятуларына күрә алар бу якларда ХХ гасыр башында азчылыкта калалар. 1928 елда районга керәчәк Кыпчак һәм Бөрҗән-Кыпчак волостьларында 24 865 рус, 15 233 башкорт, 4 277 татар, 6099 мукшы, 2 699 чуаш, 2 229 украин яшәве мәгълүм.
Идел буе халкын 1921-1922 елны кырган ачлык кәсафәте бу якларда бер ел алдан башланган. 1921 елны терлекләр калмаган диярлек. Туембәт авылында октябрь ахырларына мәктәп яшендәге 74 баланың 47се вафат һәлак булган.
Күгәрчен районы 1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән. Башта ул Морак районы дип атала. 1934 елны исемен Күгәрчен районына алмаштыра. Ул чактагы башкарма комитет рәисе Сатаев район үзәген Күгәрчен авылына күчерегә ниятли.[2]
13,5 мең күгәрченле Бөек Ватан явында катнашкан. Аларның яртысыннан күбесе сугыш яланнарында ятып калган. Районнан киткән сугышчылардан сигезе Советлар Союзы Герое һәм берсе Дан орденының тулы кавалеры булдылар.
Демографик хәл
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Иң зур торак урыны – Морак авылы (2010 елда биредә 8 962 кеше яшәгән), Йомагуҗа бистәсе (4 552 кеше).
Район халыкның югары табигый үрчеме белән (2009 елда +16,4‰, 2010 елда 15,4‰) аерылып тора. Шул ук вакытта үлүчеләр саны туучылар санына тигезләшә (2009 елда —16‰, 2010 —14,8‰) диярлек.
Милләт | Җанисәп 1970 | Җанисәп 1989 | Җанисәп 2002 |
башкортлар | 17 664 (41,7%) | 15 079 (47,8%) | 19 280 (56,4%) |
руслар | - | - | 9 560 (28%) |
татарлар | 6 122 (14,4%) | 5 118 (16,2%) | 3 519 (10,3%) |
Шулай ук мукшылар (460 кеше 2002 елда), чуашлар (637 кеше) яши.
1989 елда татарлар район халкының 16%ын тәшкил итсәләр, 2002 елда 10-га калдылар. Күгәрчен районында татарлар яшәгән өч авыл бар дип санала: Увар (Багдашкино), Акман һәм тоташ районга исем биргән Күгәрчен.[3]
Башкортлаштыру шаукымында Күгәрчен, Калдар, Ишбирде, Акман, Дәүләтша утары, Дәүләткол, Баш-Бөркет, Кызылташ, Калдар авылларын 1979 елда башкорт авыллары итеп яздыралар.[4]
Шулай да, зур татар авылы Күгәрченне, соңгы җанисәпләр буенча анда күпчелектә татарлар яшәве белән килешергә мәҗбүр булдылар.
Демография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1939[5][6] | 1959[7][6] | 1970[8][6] | 1979[9][6] | 1989[10][6] | 2002[11][6] | 2008[12] | 2009[13] | 2010[1] | 2012[14] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
30 249 | ↘29 332 | ↗42 501 | ↘33 990 | ↘31 541 | ↗34 203 | ↘32 807 | ↘32 479 | ↘31 444 | ↘30 787 |
2013[15] | 2014[16] | 2015[17] | 2016[18] | 2017[19] | 1 гый 2018[20] | 1 гый 2019[21] | 2021[22] | ||
↘30 313 | ↘29 792 | ↘29 284 | ↘28 840 | ↘28 649 | ↘28 277 | ↘27 858 | ↘27 489 |
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2010 елның башына районда эш яшендә 19 069 кешенең 16 175е эш белән тәэмин ителгән.
Авыл хуҗалыгы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Районда авыл хуҗалыгы аякта нык басып тора. Бу өлкәдә Дәүләт унитар предприятиесе «Тәвәкән» «Җиргән МТС» АҖ, 3 СПК, 7 ҖЧҖ, 86 игенче-фермер хуҗалыгы эш итәләр.
Танылган кешеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сәгыйть Рәмиев — татар әдәбияты классигы, мәшһүр шагыйрь.
- Шәһит Ходайбирдин — БашЦИК Рәисе (1921-1922).
- Зәйнәп Биишева — башкорт язучысы.
- Мәҗит Рәфыйков — татар язучысы.
- Марсель Гафуров — язучы, тәрҗемәче.
- Мансур Рәфыйков (1964) — Россия каһарманы.
- Мортаза Рәхимов — Башкортстан Республикасы президенты (1993-2010).
- Әмир Мәҗитов — рәссам.
- Александр Филиппов — язучы, тәрҗемәче.
- Шакир Янбаев — язучы.
- Заһир Вәлитов — драма артисты, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1981).
- Ямил Сафиуллин (1935—2020), КФУ әдәбият галиме, ТР атказанган укытучысы.
- Әхәт Гобәй улы Салихов (1966), Тарих, тел һәм әдәбият институты (Уфа) бүлек мөдире, Мифтахетдин Акмулла премиясе лауреаты (2013).
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Районда 15 урта мәктәп – укучылар саны 2576;
18 төп мәктәп – 876 укучы;
33 башлангыч мәктәп – 602 укучы;
1 гимназия – 702 бала;
19 мәктәпкәчә тәрбияләү оешмасы – 1140 бала (саннар 2010 ел башына).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ http://static.3.190.63.178.clients.your-server.de/rayon/191-rajjon-v-period-revoljucionnykh.html(үле сылтама)
- ↑ Люция Камаева. Үгисетелгән Акман(үле сылтама)
- ↑ Список татарских сельских населенных пунктов Башкирской ССР, национальность жителей которых претерпела изменения по данным за 1926-79 гг., archived from the original on 2012-06-08, retrieved 2011-12-01
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов — Росстат, 2013. — 528 бит
- ↑ Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 года — Москва: Росстат, 2017.
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)