Әлшәй районы
Әлшәй районы (рус. Альшеевский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Раевка авылы (элекке станция).
1935 елның 31 гыйнварында барлыкка килгән. Административ үзәге итеп Раевка станциясе куела.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Муниципаль район Башкортстанның көньяк-көнбатыш өлешендә Дим елгасының урта агымында урнашкан. Мәйданы 2415 км² тәшкил итә. Төньяктан көньякка 38 кмга, көнбатыштан көнчыгышка 66 кмга сузылган.
Район башлыча дала җирләренә керә. Урманнар 15% территория алып тора.
Район җире авыл хуҗалыгы максатларына буйсындырылган. 82% җир авыл хуҗалыгы биләмәләренә керә, шуларның 73%ы эшкәртелә.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Барлыгы 44,2 мең кеше яши. 2002 ел сан алуы буенча 17 930 башкорт (район буенча 37%), 16 290 татар (33,7%), 10 661 рус (22%), 1774 украин 952 чуаш бар. 1989 елгы сан алу белән чагыштырганда татар белән башкортлар урын белән алышканнар, чөнки ул чакта татарлар район халкының 40,5, башкортлар — 26,5%ын тәшкил иткәннәр. [4]
Райондагы иң зур татар авыллары (1989):
- Гайниямак,
- Торынтаиш,
- Слак,
- Нигъмәтулла,
- Үрәзмәт,
- Мәндән,
- Иске Васильевка,
- Югары Әүрез, Түбән Әүрез, Әүрезтамак,
- Никифар,
- Сарай,
- Каран (Яңа Кункас)
Демография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1939[5] | 1959[6] | 1970[7] | 1979[8] | 1989[9] | 2002[10] | 2008[11] | 2009[12] | 2010[13] | 2012[14] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
71 230 | ↘62 219 | ↘61 946 | ↘52 162 | ↘47 500 | ↗48 398 | ↘43 893 | ↗44 384 | ↘43 647 | ↘42 454 |
2013[15] | 2014[16] | 2015[17] | 2016[18] | 2017[19] | 2018[20] | 2019[21] | 2020[22] | 2021[3] | |
↘41 551 | ↘40 747 | ↘39 880 | ↘39 420 | ↘38 874 | ↘38 386 | ↘37 615 | ↘36 823 | ↘36 799 |
Танылган шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хәниф Абдрахманов – Бөек Ватан сугышы катнашучысы, Дан орденының тулы кавалеры (28.6.1944, 12.4.1945, 27.2.1958), татар гаиләсеннән.
- Нурия Абдуллина (1957―2024), журналист, җырчы, композитор. БР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- Шамил Анак — татар шагыйре.
- Салават Әскаров - опера җырчысы, РФ халык артисты (2011), С. Юлаев премиясе (1992) лауреаты.
- Хәмит Вәли улы Әюпов (1914―1987), ветеринария фәннәре докторы (1969), профессор (1970). БАССР (1964), РСФСР (1974) атказанган фән эшлеклесе.
- Касыйм Вахит — сугышта һәлак булган татар язучысы
- Лек Вәлиев (1935—1992), театр режиссеры, Салават Юлаев премиясе лауреаты.
- Мәхмүт Даутов (1927—2015, Астана) — юллар төзүче, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966).
- Рәфыйк Ихсанов (1965, Түбән Әүрез), запастагы полковник (2006), РФ Каһарманы (2000).
- Иван Карпухин (1936), филология фәннәре докторы (1988), профессор (1998). БАССР атказанган укытучысы (1986), БР атказанган фән эшлеклесе (2006).
- Әмир Мәхмүдов — татар шагыйре.
- Әнвәр Нургалиев (1974, Әүрезтамак), җырчы, БР халык артисты (2021).
- Рәис Низамов - язучы, Г. Сәләм премиясе лауреаты (1978).
- Роберт Тимербаев (1960), баянчы, җырчы, композитор, БР атказанган сәнгать эшлеклесе.
- Гөлфия Юнысова - шагыйрә, Һәдия Дәүләтшина премиясе лауреаты (2006), БР Корылтае-Дәүләт шурасы депутаты (1999 елдан).
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Районда 1 зур (Раевка янында), 6 вак нефть ятмасы бар. Аларны “Аксаковнефть” берләшмәсе файдалана.
Хезмәт базары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2009 елгы мәгълүмат буенча матди җитештерү тармакларында шөгыле булган халыкның 60%ы (9665) катнаша. Җитештерми торган тармакта – 40% (6435 кеше). Оешма һәм предприятиеләрдә 7979 кеше эшли. Шул исәптән:
- авыл хуҗалыгында 1015 кеше,
- эшкәртү тармагында – 931 кеше,
- электр энергиясен, газ һәм су чыгаралар һәм тараталар – 183 кеше,
- төзелештә — 86 кеше,
- сәүдә челтәрендә — 466,
- кунакханә һәм рестораннарда – 36,
- транспорт һәм элемтәдә — 955 кеше,
- финанс эшчәнлек белән 73 кеше бәйле,
- күчемсез милек, аренда һәм хезмәтләр 11 кеше күрсәтә,
- дәүләт белән идарә итә, хәрби иминлек тәэмин итә һәм халыкны социаль яктан кайгырта 565 кеше,
- сәләмәтлекне саклый һәм социаль хезмәтләр күрсәтә 565 кеше,
- мәгарифтә 1977 кеше эшли,
- коммуналь, башка социаль һәм шәхси хезмәтләр күрсәтәләр 263 кеше.
Рәсми яктан Әлшәй районында эшсезлек – 2,68% дәрәҗәсендә.[23]
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әлшәй районы мәгариф челтәренә 25 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы бар. Урта белемне 1 Раевка башкорт лицее, Раевка гимназиясе, 16 урта, 11 төп, 3 башлангыч, 1 “ачык” (сменалы), 2 өстәмә белем бирү учреждениесе бирә.
2010/11 уку елы башына район мәктәпләрендә 5238 бала укый, мәктәпкәчә оешмаларда 1293 бала тәрбияләнгән. Мәктәпләрдә 1116 кеше хезмәт куя, шул исәптән 613 укытучы.
Матбугат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1935 елның февраленнән район гәҗите чыга.
Татарча «Әлшәй хәбәрләре», русча «Альшеевские вести», башк. «Әлшәй хәбәрҙәре».
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://xn----7sbacsfsccnbdnzsqis3h5a6ivbm.xn--p1ai/index.php/component/content/article/2-statya/7382-alsheevskij-rajon
- ↑ ОКТМО
- ↑ 3,0 3,1 Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ Население Башкортостана: национальный состав по районам
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1939 года. Численность наличного населения СССР по районам и городам
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1959 года. Численность наличного населения городов и других поселений, районов, районных центров и крупных сельских населенных мест на 15 января 1959 года по республикам, краям и областям РСФСР
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1970 года. Численность наличного населения городов, поселков городского типа, районов и районных центров СССР по данным переписи на 15 января 1970 года по республикам, краям и областям
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1979 года. Численность наличного населения РСФСР, автономных республик, автономных областей и округов, краев, областей, районов, городских поселений, сел-райцентров и сельских поселений с населением свыше 5000 человек
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность населения СССР, РСФСР и ее территориальных единиц по полу
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года. Численность населения субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более
- ↑ 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов — Росстат, 2013. — 528 бит
- ↑ Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 года — Москва: Росстат, 2017.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Москва: Росстат, 2018.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2019 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2020 года
- ↑ Комплексная инвестиционная Программа социально-экономического развития муниципального района Альшеевский район Республики Башкортостан на 2010 – 2015 годы, archived from the original on 2016-03-11, retrieved 2011-06-29