Бәләбәй
Бәләбәй | |
баш. Бәләбәй | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 1757 |
---|---|
Рәсми исем | Белебей |
Рәсми тел | башкорт теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Городское поселение город Белебей[d][1] һәм Бәләбәй райуны |
Административ-территориаль берәмлек | Городское поселение город Белебей[d][1] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Хөкүмәт башлыгы | Николаев, Николай Михайлович[d] |
Халык саны |
2300 (1856)[2], 5800 (1897)[2], 8100 (1913)[2], 11 400 (1926)[2], 11 500 (1931)[2], 15 500 (1939)[2], 22 900 (1944)[3], 18 900 (1945)[3], 19 300 (1946)[3], 20 300 (1947)[3], 26 172 (1959)[4], 32 000 (1967)[2], 32 460 (1970)[5], 43 213 (1979)[6], 51 000 (1987)[7], 53 443 (1989)[8], 55 600 (1992)[2], 58 000 (1996)[2], 59 000 (1998)[2], 60 600 (2000)[2], 60 900 (2001)[2], 60 928 (2002)[9], 60 900 (2003)[2], 61 200 (2005)[2], 61 100 (2006)[2], 61 000 (2007)[2], 61 061 (2008)[10], 60 847 (2009)[11], 60 700 (2010)[2], 60 200 (2011)[2], 59 900 (2012)[12], 59 683 (2013)[13], 59 533 (2014)[14], 59 430 (2015)[15], 59 204 (2016)[16], 59 123 (2017)[17], 59 175 (2018)[18], 59 137 (2019)[19], 59 229 (2020)[20], 59 195 (2021)[21] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 300 метр |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 34,26 км² |
Почта индексы | 452000 |
Рәсми веб-сайт | belebey-mr.ru |
Беренче язма телгә алу | 1757 һәм 1715[22] |
Җирле телефон коды | 34786 |
Бәләбәй Викиҗыентыкта |
Бәләбәй (рус. Белебей, баш. Бәләбәй, чуаш. Пелепей) шәһәре — Башкортостандагы Бәләбәй районының үзәге.
Географик мәгълүмат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Уфадан 180 км ераклыкта, Үсән елгасы буенда урнашкан. Якындагы тимер юл станцияләре Урыссу (Татарстан) һәм Туймазы.
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бәләбәй климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Уртача температура, °C | −11,4 | −11,2 | −6,1 | 4,3 | 13,5 | 19,0 | 20,9 | 18,3 | 12,4 | 4,3 | −5,1 | −10,7 | 4,1 |
Чыганак: NASA. База данных RETScreen |
Тарихи мәгълүматлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бәләбәй беренче кат 1715 елда, чуаш авылы буларак искә алына. 1781 елда өяз шәһәре статусы бирелә, башта Уфа губернасына карый, 1796 елда Ырынбур губернасына күчерелә, 1865 елда яңадан Уфа губернасында.
XX гасырның егерменче елларына кадәр Бәләбәй, өяз үзәге буларак, Башкортстанның көньяк-көнбатыш өлешен берләштереп торган. Ул бүгенге Әлшәй, Дәүләкән, Бишбүләк, Миякә, Ярмәкәй, Бакалы, Чакмагыш, Туймазы, Шаран, Бүздәк районнары биләмәләрен үз эченә алган.
АТССР оештыру турындагы дикритта (боерык), Уфа губернасының Бәләбәй һам Бөре өязләрен Татарстанга кертү мәсьәләсен шул төбәкләрнең халкы үзе карар кылырга тиеш булган. Халык фикере белән хисаплашмича, мәсәләне кичектерәләр һәм оныттыралар.
1953 елны якындагы Шкапов нефть ятмасын ачу белән шәһәр үсә башлый. 1955 елда Бәләбәйдә «Аксаковнефть» нефть чыгару идарәсе барлыкка килә, Бәләбәйдә конторасы урнаша.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1856[2] | 1897[2] | 1913[2] | 1926[2] | 1931[2] | 1939[2] | 1944[3] | 1945[3] | 1946[3] | 1947[3] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
2300 | ↗5800 | ↗8100 | ↗11 400 | ↗11 500 | ↗15 500 | ↗22 900 | ↘18 900 | ↗19 300 | ↗20 300 |
1959[4] | 1967[2] | 1970[5] | 1979[6] | 1987[7] | 1989[8] | 1992[2] | 1996[2] | 1998[2] | 2000[2] |
↗26 172 | ↗32 000 | ↗32 460 | ↗43 213 | ↗51 000 | ↗53 443 | ↗55 600 | ↗58 000 | ↗59 000 | ↗60 600 |
2001[2] | 2002[9] | 2003[2] | 2005[2] | 2006[2] | 2007[2] | 2008[10] | 2009[11] | 2010[2] | 2011[2] |
↗60 900 | ↗60 928 | ↘60 900 | ↗61 200 | ↘61 100 | ↘61 000 | ↗61 061 | ↘60 847 | ↘60 700 | ↘60 200 |
2012[12] | 2013[13] | 2014[14] | 2015[15] | 2016[16] | 2017[17] | 2018[18] | 2019[19] | 2020[20] | 2021[21] |
↘59 900 | ↘59 683 | ↘59 533 | ↘59 430 | ↘59 204 | ↘59 123 | ↗59 175 | ↘59 137 | ↗59 229 | ↘59 195 |
Халык саны 60,7 мең (2010). 2002 елгы Бөтен россия халык санын алу буенча милли состав: руслар — 46,9 %, татарлар — 23,6 %, чуашлар — 12 %, башкортлар — 11 %.
Танылган кешеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Раушания Килдебәкова (1949), медицина фәннәре докторы (2000), профессор (2002). БР атказанган табибы (2001).
- Мәгубә Сыртланова, очучы, Советлар Союзы Герое.
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шәһәрдәге иң зур предприятие — “Автонормаль” заводы. Әмма шәһәрдә эшсезлек булуга карамастан, бу предприятиегә дә эшкә килергә теләүчеләр бик аз, чөнки хезмәт хакы түбән. 70-80 елларда завод эшчеләргә фатир төзеп бирә иде. Аның шифаханәсе, пионер лагере, балалар бакчасы, стадионы да нәтиҗәле эшләде. Завод эшчеләренә ял йортларына льготалы путевкалар бирелә иде. Заводта эшләүчеләрнең хезмәт хакы да бу елларда иң югарылардан саналды. Хәзер боларның берсе дә юк. Әйтерсең, эшче халык тир түгәргә генә тиеш.
Күптән түгел заманча технологияләр белән җиһазландырылган ит комбинаты һәм трикотаж фабрикасы исә бөтенләй ябылды. Кыскартулар, күчерүләр нәтиҗәсендә шәһәрнең салым базасы да нык какшады.[23]
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Урта гомуми белем
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бәләбәй шәһәрендә өч милли гимназия эшләп тора. Шулар исәбендә Бәләбәй татар гимназиясе аеруча игътибарга лаек. Башкортстан шартларында татар мәгърифәте һәм мәдәнияте үзәге булып торган гимназия 2003 елда Татарстан Мәгариф министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге Дипломы һәм премиясенә лаек булган иде. Ә 2008 елда ул Россия күләмендәге уку йортлары арасында үткән инновацион үсеш программалары бәйгесендә җиңүчеләр рәтенә кереп, 1 млн сумлык Грант яулады. Биредә дистә елга якын “Сәләтле балалар”, “Сәламәтлек” программалары; алар нигезендә ике эксперименталь мәйданчык: район күләмендәге – “Сәламәтлек” һәм федераль күләмендәге – “Булат Юнысбаевның фәннәр укыту сыйфаты белән идарә итүнең инновацион электрон-челтәрле технологиясен сынап үзләштерү (РОСТ)” эшли. Гимназиянең ел да балалар сабан туе уза. 15 ел дәверендә бер укучы да хокук тәртибе бозучылар яки милициядә хисапта торучылар рәтендә булмады. Гимназия директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов — үз эшенә бирелгән булдыклы җитәкче, оста педагог.
Югары уку йортлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Урта махсус уку йортлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Бәләбәй педагогика көллияте мәктәпкәчә кадәре балалар өчен тәрбиячеләр әзерли. Гражданнар сугышыннан соң Бәләбәйдә татар-башкорт педагогия техникумы ачыла. Шушы елларда биредә татар әдәбияты классигы Фатих Кәрим, тарих һәм әдәбият галиме Гази Кашшаф, билгеле әдипләр Баязит Дим, Кәшфи Басыйров белем ала. Шагыйрь һәм галим Йосыф Гәрәй, драматург Габдулла Әхмәтшин, дәүләт эшлеклесе һәм язучы Таһир Ахунҗанов та Бәләбәй педучилищесын тәмамлаган.
1930 елда (бирегә Уфадан чуаш педтехникумын да күчерәләр) аны Бәләбәй педагогия училищесы дип атый башлыйлар, 1937 елда ул рәсми рәвештә татар һәм чуаш педтехникумы исемен ала.
1947 елда Бәләбәй педучилищесына Дәүләкәннекен, 1955 елда Кушнаренко һәм Бөре педучилищеларын кушалар. 2001 елдан башлап ул педагогия колледжы дип атала башлады. Бүген анда рус, башкорт, татар, чуаш бүлекләре, шулай ук мәктәпкәчә балаларны тәрбияләүчеләр бүлекләре эшли. Аның 300 урынлы тулай торагы, спорт залы, авыл хуҗалыгы участогы бар.[24]
Мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]“Илһам чишмәләре” төбәкара шигърият фестивале.
Матбугат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Бәләбәй хәбәрләре» (тат.), «Урал Сасси» (чуаш) газеталарының редакциясе урнашкан.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 2,11 2,12 2,13 2,14 2,15 2,16 2,17 2,18 2,19 2,20 2,21 2,22 2,23 2,24 2,25 2,26 2,27 2,28 2,29 2,30 2,31 2,32 2,33 2,34 2,35 Народная энциклопедия «Мой город». Белебей
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 3,7 И. З. Самситдинов. Численность населения малых городов Башкирской АССР в 1943-1945 годах. Процесс реэвакуации и её последствия. Журнал «Известия Российского государственного педагогического университета им. А.И. Герцена», № 123, 2010
- ↑ 4,0 4,1 Всесоюзная перепись населения 1959 года. Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу — Демоскоп Weekly.
- ↑ 5,0 5,1 Всесоюзная перепись населения 1970 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу. — Демоскоп Weekly.
- ↑ 6,0 6,1 Всесоюзная перепись населения 1979 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу. — Демоскоп Weekly.
- ↑ 7,0 7,1 Народное хозяйство СССР за 70 лет — Москва: ЦСУ РСФСР. — 766 бит
- ↑ 8,0 8,1 Всесоюзная перепись населения 1989 г. Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу
- ↑ 9,0 9,1 Всероссийская перепись населения 2002 года. Численность населения субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более
- ↑ 10,0 10,1 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
- ↑ 11,0 11,1 Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года
- ↑ 12,0 12,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
- ↑ 13,0 13,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов — Росстат, 2013. — 528 бит
- ↑ 14,0 14,1 Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
- ↑ 15,0 15,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
- ↑ 16,0 16,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
- ↑ 17,0 17,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 года — Москва: Росстат, 2017.
- ↑ 18,0 18,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Москва: Росстат, 2018.
- ↑ 19,0 19,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2019 года
- ↑ 20,0 20,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2020 года
- ↑ 21,0 21,1 Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ Белебей | это... Что такое Белебей?
- ↑ Комбинатны яптылар, почтаны күчерәләр, чиратта дәваханәме?(үле сылтама)
- ↑ Бәләбәй “портлы” шәһәр генә түгел(үле сылтама)