Эчтәлеккә күчү

Үткән заман

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үткән заман latin yazuında])
Үткән заман
Кыскача исем PST[1]

Үткән заман, претерит (лат. praeteritum) — лингвистикада вакытның бер грамматик категориясе. Сөйләм моментынаа яки сөйләнүче моментка кадәрге булган вакыйганы тасвирлаучы финит фигыль формасы булып тора.

Төрле телләрдә фигыльләр берничә төрле үткән заманга ия була алалар: нарратив (претерит) һәм актуаль үткән заманнар. Претерит исә тагын берничә төркемгә бүленә ала.

Татар телендә ике төрле үткән заман була ала: төгәл һәм ихтимал (бәлки). Төгәл үткән заманга мисал: Без бардык, алар эшләделәр. Ихтимал үткән заманга мисал: Без барганбыз, алар эшләгәннәр. Шулай ук кайвакыт үткән заманны аңлату өчен иде сүзе кулланыла.


  1. Dept. of Linguistics | Resources | Glossing Rules