Эчтәлеккә күчү

Дмитрий Менделеев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дмитрий Менделеев latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Дмитрий Менделеев
Туган телдә исем рус. Дмитрий Иванович Менделеев[1]
Әйтелеш
Туган 27 гыйнвар (8 февраль) 1834[2][3][1][…]
Тубыл, Тубыл гөбернәсе, Россия империясе[2][4][5][…]
Үлгән 20 гыйнвар (2 февраль) 1907[2][5][6] (72 яшь)
Санкт-Петербург, Санкт-Петербург губернасы, Россия империясе[5][4][1][…]
Үлем сәбәбе пневмония[2][1]
Күмү урыны Литераторские-мостки[d][1]
Ватандашлыгы Россия империясе[1]
Әлма-матер Баш педагогика институты[d], Санкт-Петербург дәүләт университеты һәм Санкт-Петербург дәүләт технология институты[d]
Һөнәре химик, физик, университет профессоры, икътисадчы
Эш бирүче Санкт-Петербург император университеты[d][1], Ришелье лицее[d][1], Петербургский технологический институт[d] һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты
Җефет Анна Попова[d][1] һәм Лещева Феозва Никитична[d]
Балалар Владимир Дмитриевич Менделеев[d][1], Лүбов Блок[d][1] һәм Василий Дмитриевич Менделеев[d][1]
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: доктор[d][7] (1865)
Фән өлкәсе: химия[1][8], физика, икътисад[1], җирбелем[1], үлчәүбелем[d][1], химик элемент[8] һәм Менделеевның периодик таблицасы[8]
Эш урыны: Санкт-Петербург император университеты[d][1], Ришелье лицее[d][1], Петербургский технологический институт[d] һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: доктор[d][7] (1865)
Фәнни җитәкче: Александр Абрамович Воскресенский[d]

 Дмитрий Менделеев Викиҗыентыкта

Дмитрий Иван улы Менделеев (рус. Дми́трий Ива́нович Менделе́ев; 27 гыйнвар (8 февраль) 1834, Тубыл — 20 гыйнвар (2 февраль) 1907, Санкт-Петербург) — рус галиме, химик, физикохимик, физик, метролог, икътисадчы, технолог, геолог, метеоролог, мөгаллим, һава гизүче, приборлар уйлап табучы. Санкт-Петербург университеты профессоры, Санкт-Петербург Фәннәр Академиясе әгъза-мөхбире. Иң зур ачышларының берсе — химик элементларның периодик законы.

Ул уйлап тапкан төтенсез дары төренең беренче партиясе 1893 елда Бандүк авылындагы (хәзер Менделеевск шәһәре) химия эаводында эшләнә, галим шунда химик технология мәсьәләләре буенча консультант була.

Ул гаиләдә соңгы – унҗиденче бала була. 13 яшендә – әтисез, ә студент елларында әнисез кала. Дмитрий Менделеев Санкт-Петербургның Баш педагогия институтын тәмамлаган. Педагогик карьерасының башлангычында математика, физика, табигать фәннәрен укыта.

Менделеев ике мәртәбә өйләнгән. Беренче хатынын үзеннән күпкә яшь кыз өчен ташлаган, бу гамәл җәмгыятьтә ризасызлык тудырган. Дмитрий Иванович алты бала атасы: икесе Феозва Лещева белән беренче никахтан туа, дүртесе – Анна Попова белән икенче никахтан. Өлкән улы Владимир диңгез офицеры була. Өлкән кызы Ольганың токымлы этләр үрчетүе турында билгеле. Кызы Любовь Мейерхольд төркемендә артист була һәм Александр Блокка кияүгә чыга. Иван, әтисе юлыннан китеп, метрология институтында эшли. Мария әтисенең Ленинград университеты каршындагы музей-архивын җитәкли. Василий су асты көймәләре, миналарга киртә ясау конструкторы була. Россиядә беренче бронировкаланган чылбырлы трактор проектын эшли.[9]

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 1,13 1,14 1,15 1,16 1,17 1,18 1,19 1,20 https://www.biography.com/people/dmitri-mendeleyev-9405465
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Л. Чугаев Менделеев, Дмитрий Иванович // Новый энциклопедический словарьСПб: 1915.
  3. И. Чельцов, В. К. Менделеев, Дмитрий Иванович // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1896.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Погодин С. А. Менделеев Дмитрий Иванович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1974.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 Mendeléeff, Dmitri Ivanovich // Encyclopædia Britannica: a dictionary of arts, sciences, literature and general information / H. Chisholm — 11 — New York, Cambridge, England: University Press, 1911.
  6. Менделеев, Дмитрий Иванович // Маммилярия — Мера стоимости — 1938.
  7. 7,0 7,1 Большая российская энциклопедия. Электронная версияБольшая российская энциклопедия, 2016.
  8. 8,0 8,1 8,2 Чешская национальная авторитетная база данных
  9. Дмитрий Менделеевның 180 еллыгына(үле сылтама)