Чегәннәр
Чегәннәр | |
Үз аталышы |
Синти, мануш (кешеләр), кале (кара), рома |
---|---|
гомуми сан |
4 373 000 |
яшәү җире | |
Теле | |
Дине |
Христианлык, Ислам, Һинд диненең Шактизм традициясе, Романи мифологиясе |
Чегәннәр Викиҗыентыкта |
Чегәннәр яки рома — Һинд-Арий чыгышлы, традицион рәвештә күчмә халык. Күпчелек чегәннәр романи телендә сөйләшәләр, бу тамырлары санскритта булган Һинд-Арий теле. Романи тел берничә диалектка бүленгән һәм бу телдә сөйләшүчеләр 2 млн.нан артык. Романи телнең лексикасы Һинди һәм Пәнҗаби белән уртак, фонетикасы Марвари теле белән охшаш, әмма грамматикасы бәңгәл теленә якынрак.
Казанда XX гасырда чегәннәр Идел буе районында, Отары бистәсендә яши иделәр.
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күп чегән кешеләре христиан,[1] башкалары мөселман; кайберәүләре борынгы Ватаннары Һиндстаннан борынгы Һинд дине ышануларын саклап калганнар, шул ук вакытта башкалар үз дини һәм сәяси оешмаларына ия.[2] Соңгы вакытта Венгрия ромалары арасында Далит Буддачылык хәрәкәте йогынтысында Тһеравада Буддачылыгы популяр булып киткән.
Танылган чегәннәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Нина Дударова — чегән шагыйрәсе, педагог, язучы һәм тәрҗемәче.
Сурәтләр галереясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Аугуст фон Петтенкофен: Чегән балалары (1885), Эрмитаж
-
Винсент ван Гог: Кәрваннар – Арль янында Чегәннәр Лагере (1888, киндердә май)
Дәвам итеп укырга мөмкин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ The Columbia Encyclopedia (8th ed.). New York, NY: Columbia University Press. 2018.
- ↑ G. L. Lewis (1991), "ČINGĀNE", The Encyclopaedia of Islam, 2 (2nd ed.), Brill, pp. 40a–41b, ISBN 978-90-04-07026-4