Сарман
Сарман | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Сарман районы[1] һәм Сармановское сельское поселение[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Сармановское сельское поселение[d][1] |
Халык саны | 7134 (2021)[2] |
Почта индексы | 423350 |
һәм
Сарман — Татарстан Республикасының Сарман районындагы авыл. Сарман авылы — Сарман районының үзәге. Ул Казаннан 296 чакрымда, Бөгелмә тимер юл станциясеннән — 100, Чаллы пристаненнан 60 чакрым ераклыкта урнашкан. Авыл Минзәлә елгасы буена урнашкан.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сарман атамасы тарихи, тарихи-географик, географик-статистик хезмәтләрдә еш кабатлана. 1870 елдагы мәгълүматларга караганда, Сармандагы 168 хуҗалыкта 536 ир-ат һәм 526 хатын-кыз яшәгән. Анда типтәрләр һәм татарлар гомер иткән. Авылда мәчет, мәдрәсә һәм ике су тегермәне эшләгән.
Сарман атамасы, аның килеп чыгышы, тамырлары чал тарих тирәнлегенә барып тоташа. Сарманлылар үзләре Сарманны Сарман бабай нигезләгән дип исәплиләр.
Бу атама, безнең карашыбызча, кыпчак (нугай) этнонимы (кабилә-кавем исеме) «сарман»га бәйләнешле. Этноним хәзер топоним, гидроним һәм антропоним формасында ныгып калган. Урта Жуз казакълары килеп чыгышында да «сарман» этнонимы катнашкан. Сарман атамасы Павлодар өлкәсендә очрый. Атама төрекмән топонимиясендә дә урын алган. Сарман кабилә-кавемнәренең бер ишеләре — казакъ, икенчеләре — төрекмән, өченчеләре татар халкы оешуга өлеш керткән. М. Әхмәтҗанов хезмәтләреннән күренгәнчә, татар шәҗәрәләрендә Сарманай исеме табыла. Сарман, Сарманай һәм Сарманаев фамилияләре татарларда, керәшеннәрдә һәм Пермь татарларында да очрый. Мари Иле Республикасының Таулы Мари районында Сарман-Сола исемле авыл бар. Мари галимнәре бу атаманың шәхес исеме Сарманга һәм татар телендә кайчандыр актив кулланылышта булып, авыл мәгънәсен бирә торган, ә хәзер искергән «сала» сүзе кушылып ясалган дип уйлыйлар. 1716—1717 елларга караган чыганакларда һәм тарихи материалларда мари галиме С.Я. Черных Сарманайко исемен очрата.
Сарман халкы — ачык, киң күңелле, талантлы, җырга-моңга оста, ярдәмчел һәм эшчән халык.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күренекле кешеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сарман районында туып үскән язучы, журналист, һәвәскәр археограф Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин (1939) Сарман районының күренекле шәхесләре турында зур хезмәт — китап бастырып чыгарды. Ул «Sarmanica» (Сарман районы энциклопедиясе) дип атала.
- Валерий Әхмәтшин (1941), композитор, музыка педагогы.
- Вәсим Әхмәтшин (1951), композитор, музыка педагогы. В. Әхмәтшинның энесе.
- Гүзәл Гайнуллина (1976), Тинчурин театры актрисасы (1998 елдан). Татарстанның атказанган артисты (2018).
- Татарстанның Г. Тукай, РСФСРның М. Горький исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, халык язучысы Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев (1928— 2002) Сарманнан ерак түгел Чукмарлы авылында туган.
- Йосыф Дәүләтшин (1980), дин әһеле, имам-мөхтәсиб.
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, шагыйрә Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева (1928— 2005) Иске Теләнче авылында туган.
- Игорь Игнатьев — табиб-хирург.
- Ләйсән Мөхәррәмова (1960), КДМУ проректоры.
- Рамил Рамазанов (1979), ТР буенча Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары. Татарстанның атказанган юристы (2018).
- Татар дәүләт академия театры артисткасы Фәридә Мирхафизан кызы Сафина (1957).
- Марсель Таишев — ТАССР (1991 елдан ТР) мәдәният министры (1985-1999).
- Дамир Тимерханов (1935—2009), генерал-майор (1981), тарих фәннәре кандидаты (1990).
- Язучы Хәниф Гыйздулла улы Хәйруллин (1931 — 1998).
- Альберт Хуҗин (1974), эшмәкәр, Мөслим муниципаль районы башлыгы (2022 елдан; в. б. 2021 елдан).
- Сарман төбәге — татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакировның туган ягы. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1935 елның 15 февралендә Яңа Бүләк авылында туган.
- Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина (1958) Сарманда туып үскән.
- Гүзәл Гайнуллина, Татарстан Республикасының атказанган артисты (2018).
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-11.2 °C | -11.1 °C | -5.8 °C | 4.3 °C | 13.3 °C | 18.6 °C | 20.4 °C | 17.6 °C | 12 °C | 4.2 °C | -5.1 °C | -10.5 °C | 3.9 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[4]
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Аграр көллият
- Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбе
- Сарман урта мәктәбе
- Сарман гимназиясе
- Сарман балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
Мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ислам
- «Тәүфыйк» мәчете, 1995 елда ачылган.
- Җәмигъ мәчете, 2008 елда ачылган.
- «Бәрәкәт» мәчете, 2021 елда ачылган.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 ОКТМО
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
- Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, — 247 б.