Эчтәлеккә күчү

Хунгарикум

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хунгарикум latin yazuında])
Хунгарикум
Дәүләт  Маҗарстан
Юрисдикциягә карый Маҗарстан
Әсәр яки аның атамасы теле маҗар теле
Чыгару датасы 2 апрель 2012
Чардаш милли биюе

Хунгарикум (маҗарча hungarikum, Hungary — Венгрия һәм unicum — уникаль) — Венгрия культурологиясендә киң кулланылган төшенчә, ул Венгрияда эшләп чыгарылган, җитештерелгән, уникаль, венгрларда киң таралган әйбер, күренешләр, хезмәтләр үзенчәлекләре.

Хунгарикум исемлегенә кергән әйберләр венгрларның көнкүрешенә, йолаларына һәм мәдәниятенә бәйле һәм Венгриянең милли үзенчәлеген тәшкил итәләр. Хунгарикум төшенчәсе киң мәгънәдә бөтен венгрлар белән бәйле әйберләрне, кайчакта хәтта күренекле венгрларны, аларның казанышларын һәм алар уйлап чыгарган әйберләрне дә аңлата. Венгр теле үзе үк хунгарикум булып тора.