Эчтәлеккә күчү

Тициан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тициан latin yazuında])
итал. Tiziano Vecellio
Сурәт
Имза
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Винисә җөмһүрияте[d]
Тәхәллүс Veccellio, Tiziano
Исем Titien[2]
Туу датасы 1490[3][4]
Туу урыны Пьеве-ди-Кадоре, Винисә җөмһүрияте[d][5][6]
Үлем датасы 27 август 1576[7][5][6][…]
Үлем урыны Венеция, Винисә җөмһүрияте[d][6][8]
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе тагун[d]
Җирләнгән урыны Собор Санта-Мария-Глорьоза-дей-Фрари[d][9] һәм Monument of Titian in Frari[d]
Кабер сурәте
Ата Gregorio Vecellio[d]
Кардәш Франческо Вечеллио[d] һәм Tommaso Vecellio[d]
Ире яки хатыны Cecilia Soldano[d]
Балалар Orazio Vecellio[d], Tizianello[d] һәм Lavinia Vecellio[d]
Ыруг House of Vecellio[d]
Һөнәр төре рәссам, рәсемче, архитектурный чертёжник, художник-гравёр, сынлы сәнгать эшлеклесе
Эшчәнлек өлкәсе живопись[d]
Башкарган вазыйфа придворный художник[d]
Шәкертләр Тинторетто[d], Simone Peterzano[d], Marco Vecellio[d], Dirck Barendsz[d] һәм Orazio Vecellio[d]
Укытучылары Джованни Беллини[d] һәм Джентиле Беллини[d]
Активлык урыны Венеция[1], Падова[1], Милан[1], Рим[1], Флоренция[1], Аугсбург[1] һәм Аугсбург[1]
Сәнгать юнәлеше Венецианская школа живописи[d][10] һәм Высокий Ренессанс[d][10]
Әгъзалык Академия изящных искусств[d]
Моның хуҗасы Венера перед зеркалом[d] һәм Titian house[d]
Жанр портретная живопись[d], дини нәкышь[d][1], мифологическая живопись[d][1], ню[d][1], тарихи нәкышь[d][1] һәм портрет[d][1]
Бүләкләр
орден Золотой шпоры
Нинди веб-биттә тасвирланган artsandculture.google.com/entity/%2Fm%2F0144mv
Сурәтләнә Titian (1488/90-1576) and Andrea de’ Franceschi (d.1551), Grand Chancellor of Venice[d] һәм Monument of Titian in Frari[d]
Әсәрләр җыентыгы Музей Бойманса-ван Бёнингена[d], Собор Санта-Мария-Глорьоза-дей-Фрари[d], Лувр музее, Уффици[d], Musei civici di Treviso[d], галерея Бельведер[d], Штеделевский художественный институт[d], Прадо[d], Музей искусств Нельсона-Аткинса[d], Auckland Art Gallery[d], Музей Тиссена-Борнемисы[d], Музей Гетти[d], Национальная галерея Виктории[d], АКШ Милли сәнгать галереясе[d], Шевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d], Национальная галерея Канады[d], Музей Ашмола[d], Коллекция Фрика[d][11], Художественный музей Филадельфии[d], Метрополитен-музей[d], Королевский музей изящных искусств[d], Музей изящных искусств[d], Музей Грунинге[d], Дом Рубенса[d], Scuola del Santo[d], Gabinetto dei disegni e delle stampe[d], Базельский художественный музей[d], Национальные галереи Шотландии[d], Civic Museums of Padua[d], Museo Agostino Pepoli[d], Архиепископский музей Кромержижа[d], Фрис Музей[d], Albino Luciani Diocesan Museum[d], Сент-Луисский художественный музей[d], John and Mable Ringling Museum of Art[d], Fondation Bemberg[d], Музей Изабеллы Стюарт Гарднер[d], Национальная галерея Ирландии[d], Sınlı Sänğät Muzeyı, Пушкин ис. дәүләт тасвирый сәнгать музее[d], Национальные музей и галерея Каподимонте[d], Государственные художественные собрания Дрездена[d], Музей истории искусств[d], Галерея Боргезе[d], Музей изобразительных искусств[d], Музей Фицуильяма[d], Галерея старых мастеров[d], Баварские государственные собрания картин[d], Галерея Академии (Венеция)[d], Галерея Дориа-Памфили[d], Капитолийские музеи[d], Эрмитаж музее[d], Палатинская галерея[d], Художественная галерея Йельского университета[d], Художественная галерея и музей Келвингроув[d], Академия Каррары[d], Фонд Барнса[d], Пинакотека Брера[d], Берлинская картинная галерея[d], Государственный музей искусств[d], Художественный музей Индианаполиса[d], Детройтский институт искусств[d], Joslyn Art Museum[d], Музей искусств округа Лос-Анджелес[d], Pinacoteca civica "Francesco Podesti"[d], Музей Феша[d], Элторп[d], Собрание Уоллес[d], Галерея Спада[d], Fondazione Magnani-Rocca[d], Национальная галерея старинного искусства[d], Национальный музей Сербии[d], Художественный музей Сан-Паулу[d], Лондон милли галереясе[d], Pinacoteca del Castello Sforzesco[d], Рейксмюсеум[d], Musée des Beaux-Arts et d'Archéologie de Besançon[d], Музей изобразительных искусств Сан-Франциско[d], Чикаго сәнгать институты[d], Миннеаполис сәнгать музее[d], Национальный музей искусства Каталонии[d], Национальный музей западного искусства[d], Музей Нортона Саймона[d], Национальный музей изящных искусств[d], Национальный музей Брукенталя[d], Музей Вальрафа-Рихарца[d], Музей Хаммера[d], Даличская картинная галерея[d], Huis Bergh[d][12], Gemäldegalerie der Akademie der bildenden Künste Wien[d], Ernest Zmeták Art Gallery[d], Национальная пинакотека Болоньи[d], Национальный музей искусств Азербайджана[d], Библиотека Марчиана[d], Museum De Lakenhal[d][13], Michael C. Carlos Museum[d][14], Смитсоновский музей американского искусства[d][15], Художественный музей Северной Каролины[d][16], Палаццо Питти[d], Гарвардский художественный музей[d], Йельский центр британского искусства[d], Художественный музей Фогга[d], Дворец дожей[d], Музей фюрера[d], Скуола Сан-Рокко[d], Ickworth House[d], Кассельская картинная галерея[d], Гравюрный кабинет[d], Кингстон-Лейси[d], Museo Catedralicio[d], Музей изящных искусств Дижона[d], Hatchlands Park[d], Пинакотека Амброзиана[d], Сомюр[d], Schloss Weißenstein[d], Museumslandschaft Hessen Kassel[d], Венская академия изобразительных искусств[d], Петуорт-хаус[d], Laing Art Gallery[d], Эпсли-хаус[d], Музей Боуз[d], Royal Cornwall Museum[d], Галерея искусств Уокера[d], Wawel Castle[d], Британский музей[d], Национальная галерея Шотландии[d], Королевская академия художеств[d], Beecroft Art Gallery[d], Художественный музей Цинциннати[d], Holburne Museum[d], Wednesbury Museum and Art Gallery[d], Salford Museum and Art Gallery[d], Shipley Art Gallery[d], York Art Gallery[d], The New Art Gallery Walsall[d], Королевские музеи изящных искусств[d], Print Collection[d][17], Музей Конде[d], Художественный музей Кливленда[d], Музей Соумайя[d], Национальная галерея Марке[d], Kimbell Art Museum[d], Musée des Beaux-Arts de Bordeaux[d], Time museum[d], Музей изящных искусств Ренна[d], Академия Святого Луки[d], Королевский дворец в Неаполе[d], Ка’ д’Оро[d], Pinacoteca civica di Ascoli Piceno[d], Royal Collections Gallery[d], Государственная галерея искусств Штутгарта[d], Ватиканская пинакотека[d], Art collection of BPER Banca[d], Christ Church Picture Gallery[d], Victoria Art Gallery[d], Центр Гетти[d], Musea Brugge[d][18] һәм Valence House Museum[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Файлы артиста по адресу Smithsonian American Art and Portrait Gallery Library[d][19] һәм Frick Art Research Library[d]
Commons Creator бите Titian
 Тициан Викиҗыентыкта

Тициа́н (Тициа́но) Вече́ллио (итальян телендә: Tiziano Vecellio, 1488/1490, Пьеве-ди-Кадоре1576 елның 27 августы, Венеция) — итальян живописецы, Югары һәм Соң Яңарыш чоры Венеция мәктәбенең иң эре вәкиле. Тициан исеме Леонардо да Винчи, Рафаэль һәм Микеланджело кебек Яңарыш рәссамнары белән беррәттән тора. Тициан Тәүрат, мифология темаларына рәсемнәр ясаган һәм портретист буларак дан казанган. Венециянең иң яхшы живописецы булып танылганда Тицианга әле утыз яшь тә тулмаган булган әле. Туу урыны буенча (Беллуно провинциясендә Пьеве-ди-Кадоре, Венеция республикасы) рәссамны кайвакыт «Тициано да Кадоре» (итальян телендә:Tiziano dа Cadore); ул шулай ук Илаһи Тициан (итальян телендә: Tiziano Divino) буларак та мәгълүм. Живопись новаторы һәм үткен рәссам булып Тициан оста эшмәкәр булган. Ул “картиналар җитештерү” буенча зур остаханә оештырган. Озын гомере дәверендә ул корольләрдән, Рим папаларыннан, кардиналлардан, герцоглардан һәм кенәзләрдән гаять зур сан заказ башкарган. Аның иҗади ысулын “тонализм” (итальян телендә: tonalismo, La pittura tonale) дип атаганнар. Бу билгеләмә Тоскана мәктәбе, флорентиецлар һәм Леонардо да Винчи, иртә Рафаэль һәм Микеланджело шәхесендә киләчәк Римлылар сәнгатендә “рәсем приматына” каршы куюда һәм Венеция живопись мәктәбе нигезләүчеләре нигезләгән субъектив тональ нисбәтләр һәм төс һәм яктылык стихияләрен куллануда барлыкка килгән. [20]. Тициан “материаль төснең чагыштыру көчен кулланган һәм соңыннан олыгайгач тигезавырлыклы пространстволыктан, кояшлы һәм зиннәтле ренессанс төсе характерыннан баш тарткан һәм үзенә маньеризм динамизмын һәм пластикрак, яктылык йогынтысына сизгеррәк төс шуларда чагылган хроматик вариацияләрдә уен иреген кабул иткән” [21][22].

Биографиясе һәм иҗады

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тициан дәүләт һәм хәрби эшлеклесе Грегорио Вечеллио гаиләсендә туган булган. Аның төгәл туу датасы билгеле түгел. Тициан олы яшьтә булганда инде, ул Филипп II-гә хатында 1474 елда туганын билгеләгән, әмма моның ихтималлылыгы кечкенә[23]. Инде олы Тициан вакытында торучы замандаш язучылар туу елының 1473 һәм 1482 арасында алышынучы туу елы бирелгән мәгълүматын бирә[24]. Күпчелек хәзерге заман өйрәнүчеләр Тицианның ихтимал туу датасы дип 1490 елны саный. Метрополитен-музей һәм Гетти өйрәнү институты аның тууын 1488 ел белән билгели[25].

Күк Мәхәббәте һәм Җир Мәхәббәте. 1514. Киндер тукыма, май. Боргезе Галереясы, Рим
Кесарь динарие. 1516. Агач, май. Өлкән осталар галереясе, Дрезден

Рәсемгә осталыгын иртә күрсәткән Тициан ун яки унике яшендә живописьны алга таба өйрәнү өчен Венецияга күчкән. Башта аны шәһәрнең төп чиркәве Сан-Марко соборы өчен заказлар ясый торган Себастьяно Цуккато остаханәсенә урнаштырдылар. Шуннан соң ул Джентиле һәм Джованни Беллини бертуганнар остаханәсенә күчкән. Бу вакытта ул Венециядә торган һәм төрле живопись мәктәпләре вәкилләре булган күп рәссамнар һәм өйрәнчекләр белән танышкан, алар арасында Лоренцо Лотто һәм Себастьяно дель Пьомбо кебек сәләтлеләр булган. Шулай ук Беллини остаханәсендә өйрәнгән Джорджоне белән ул тыгыз һәм хәтта дустанә мөнәсәбәттә булган. Венеция республикасының Сенаты карары буенча 1508 елда Тициан Джорджоне белән “Немец өй яны" бинасының тышкы фрескаларын барлыкка китергән: Зур каналда Фондако-деи-Тедески, фреска сурәтләре өчен ярамаган дымлы климат белән Венеция өчен уникаль тәҗрибә (хатын-кыз гәүдәсе сурәте белән бары тик кечкенә фрагмент сакланып калган). Тицианның иртә эшләренә шулай ук соңыннан Рембрандтны “Автопортрет”ка илһамландырган “Джероламо Барбариго портреты” (1509) һәм “Баласы һәм Антоний Падуяле һәм Рох изгеләр белән Мадонна” (як. 1511 ел) карый. Антоний Падуалы һәм Рох изгеләре Тициан замандашлары уйлаганча Венециядә шул вакытта ярсыган һәм 1510 елда Джорджоне тормышын алып киткән чумадан яклаган. Тицианның иртә стиле Джорджоне йогынтысы астында формалашкан. Тициан Джорджоне үлеменнән соң тәмамланмаган булып калган картиналарны ясап бетергән, мәсәлән, “Йоклаучы Венера”ны (1508-1510) яки “Авыл концерты”н (як. 1509). Тициан “ятучы Венералар”ның композициясен күп мәртәбә кабатлаган, әмма киләчәктә беркайчан да Джорджоненың сызыкларның “кантабильлегенә” (җырлы булуына) һәм нәзек лирик кәефкә ирешә алмаган. Мәсәлән, “Урбино Венерасы” живописе сокландыргыч һәм камил булса да, “Күк матурлыгын” түгел, ә “Җир матурлыгын” күрсәтә. Йокымсырап ятучы Алиһәнең сер хисе юкка чыккан. Михаил Владимир улы Алпатов язганча – үлгән дусты хәтеренә олылыклы нисбәте аңа Венерасына яңа мәгънә бирергә комачауламаган. Кыялы калкулык күләгәсендә йоклаучы нимфа Венера урынына, безнең алдыбызда караватында эте янында назлана торган зиннәтле Венеция хатын-кызы... Тициан картинасы алдында Джорджоненың күп әхлакый һәм сәнгать дәрәҗәләрне югалту турында кызганырга мөмкин... Тицианда купшы шәрәлек Джорджоненың кыз-гыйффәтле шәрәлеген, чәчәк атучы җәй тыйнак язны алыштырган кебек законлы рәвештә алыштыра. [26]. Шуннан соң ниндидер өстәмә исбатлаусыз Тициан Джорджоне күләгәсеннән бары тик соңгысының 1510 елда үлеменнән соң чыккан дип танылган булган [27].

1511 елда Тициан берничә айга Падуяга киткән, анда Скуола дель Сантода (Изге Антоний борадәрлеге җәмәгате бинасы) изге Антоний Падуалы могъҗизалары турында фрескалар ясаган. Тициан Мадонналар һәм хатын-кыз портретлары ясаган. “Ул чор образлары тыныч һәм шат, тормыш тулы канлылыгы, хисләр ачыклыгы, эчке яктыртканлык белән билгеләнгән. Мажор колорит тирән, чиста буяулар аһәңдәшлегендә төзелгән.” [28] Бу чорның иң мәшһүр картиналары “Чегән мадоннасы” (як. 1511 ел) һәм шулай ук Ун шурасы әгъзасы Николло Аурелио заказы буенча ясалган “Күк Мәхәббәте һәм Җир Мәхәббәте” (1514 ел) һәм “Көзге белән хатын” (як. 1515 ел). 1516 елда Альфонсо д’Эсте өчен ул “Кесарь динарие” картинасын ясаган, анда Гайсә образы психологик портретның шәхси чагылышына җиткән.

Иҗади ысул һәм шәхси художество стиле формалашуы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мадонна Пезаро. 1519—1526. Санта-Мария-Глорьоза-дей-Фрари чиркәве, Венеция

Джорджоне үлеменнән соң һәм Себастьяно дель Пьомбоның Римга киткәннән соң Венециядә Тициан белән ярышырлык рәссамнар калмаган. “Венеция живописе патриархы” Джованни Беллини үлеменнән соң (Беллини 1516 елның 26 ноябрендә үлгән) Тициан Венеция республикасының беренче рәссамы титулына ия булган (бу вазифага үтенүне Тициан әле 1513 елда биргән булган). Бу дәрәҗә лаеклы эш хакы гына биргән түгел, ә шулай ук символик түләү өчен яңа сайланган дожларның портретларын ясарга мәҗбур иткән. Рәссам бу ихтирамлы дәрәҗәне үлеменә кадәр биләгән[29].

Рафаэль һәм Микеланджело эшләрен игътибарлы итеп өйрәнеп, Тициан әкренләп стилен эшләп чыгарган. «Бу чорда рәссам пафос һәм динамика тулы монументаль композицияләргә өстенлек биргән. Ул ачык тормыш көчләре тулы образлар барлыкка китергән, хәрәкәт белән үтеп, картиналарның композицияләрен диагональ буенча төзегән, зәңгәр һәм кызыл төс тапларының интенсив контрастларын кулланган».[28] Бу чорда рәссам дини һәм мифологик темаларга күренекле әсәрләр иҗат иткән:

Борис Роберт улы Виппер төгәл билгеләгәнчә Тицианның бу эшләрендә “иҗади ысулының үзешчәнлеге, чынбарлыкның яңа аңлавы хасиятләре ачык чагылган... “Джорджонизм”ны җиңеп чыгу хасиятләре, бу художество сизүенең һәм иҗади ысулның яңа хасиятләре Тицианның 1515 елдан соң тиздән ясалган эшләрендә чагыла, ә 1520-енче елларда Тицианның портрет сәнгатендә әһәмиятле үзгәреш була... Тициан портретлары “Перчаткалы яшүсмер”дә әле калган Джорджоне йогынты ясаган хыяллану капланышыннан арына һәм конкрет шәхси хасланышның күпкә зуррак кискенлегенә ия була [30]. Венециядә Санта-Мария-Глорьоза-дей-Фрари чиркәвендә «Мадонна Пезаро» алтарь образы (1526) композициянең оригинальлеген, Тицианның колорист осталыгын һәм картина композициясендә рәт сокландыргыч портретны күрсәтә.

Перчатка белән яшүсмер. Як. 1523 ел. Киндер тукыма, май. Лувр, Париж
Автопортрет. 1550. Киндер тукыма, май. Берлин картиналар галереясы
Оныклары Алессандро һәм Оттавио Фарнезе белән папа Павел III портреты. 1546. Киндер тукыма, май. Каподимонте музее, Неаполь

Биографы Марко Боскини һәм күп башкалар фикере буенча Тицианның олы иҗади ысулының һәм манерасының иң үзешчән хасияте – “бөтен нәрсәгә үтеп керүче живописьлык”. 1674 елда Боскини “Венеция живописенең бай рудниклары” (Le ricche miniere della pittura veneziana) китабын нәшер иткән, анда Тицианның өйрәнчеге һәм ярдәмчесе Якопо Пальма кече сүзләреннән останың эш ысулын тәфсилләп тасвирлаган:

Тициан киндер тукымаларын соңыннан чагылдырырга теләгәннең ятагы яки фундаменты булып хезмәт иткән буяу массасы белән каплаган. Мин үзем шундый энергик ясалган подмалёвкаларны күрдем, алар куе туенган пумала белән, полутонны билгеләргә тиеш чиста кызыл тонда башкарылган булган, яки ак буяу белән. Шул ук пумала белән, аны әле кызыл, әле кара, әле сары төскә манып яктыртылган өлешләрнең рельефы өстендә эшләгән. Шул ук бөек осталык белән, бары тик дүрт сылау ярдәмендә матур фигураның вәгъдәсен юктан бар иткән. Мондый набросоклар иң кырыс бәяләүчеләрне шуның кадәр сокландырган ки, күпләр живопись серләрен белер өчен аларны сатып алырга теләгән. Бу зиннәтле нигезләрне салып, ул картиналарны йөзе белән стенага борган һәм шул халәттә кайвакыта бер дә күз салмыйча айларга калдырган; аларны янә эшкә алганда ул аларны ниндидер дошманнары кебек бик кырыс игътибар белән ниндидер җитешсезлекләрен күрер өчен тикшергән. Һәм аның нәзек планына туры килмәгән хасиятләрне ачу белән яхшы хирург кебек гамәл кылып, кызганусыз шешләрне кисеп алган, итне кисеп алган, аякларны кулларны төзәткән кебек эшли башлаган. Шулай итеп эшләп, ул фигураларны табигатьнең һәм сәнгатьнең матурлыгын чагылдырырлык югары гармониягә җиткергән. Картинага кибәргә мөмкин булсын өчен, ул киләсе картинага барган һәм аның өстеннән шундый ук операция эшләгән. Тиешле мизгелне сайлап ул шул иң әһәмиятленең экстракты булган каркасларны тере тән белән каплаган, аларны кабат сылаулар ярдәмендә бары тик сулышы гына җитмәгән халәткә диярлек эшләп бетергән. Ул беркайчан да фигураларны alla prima ясамаган һәм гадәттә импровизатор ни акыллы, ни дөрес тезелгән шигырь инша итә алмый дип раслаган. Соңгы ретушьларны ул бармаклары белән бәргәләп, иң ачык бликлардан ярым-тоннарга күчешләрне шомартып һәм бер тонны икенчесенә кертеп эшләгән. Кайвакыт шул ук бармак белән бу урынны көчәйтер өчен берәр почмакка куе күләгә ясаган, яки живопись өслеген тереләйтер өчен кан тамчылары кебек кызыл тон белән лессирлаган. Нәкъ шулай итеп ул фигураларын тулы камиллеккә җиткергән ... һәм ахырда ул чынлап та күбрәк бармаклары белән, ә пумала белән түгел ясаган булган [31]

Тормышының һәм иҗатының олы чоры

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Император Карл V-нең җайдак портреты. 1548. Киндер тукыма, май. Прадо, Мадрид

1525 елда Тициан шул вакытта аның ике улының анасы Чечилия Сольданога өйләнгән булган, әмма ул 1530 елда Тицианның икенче кызы Лавинияне тудырганда вафат булган. Сарай яны живописецы буларак Тициан Мантуя герцогы Фредерико Гонзага яклавы астында булган. Аңа рәхмәтле булып, 1529 елда Тициан Пармада Изге Рим империясе императоры Карл V-нең аудиенциясенә ия булган, ул шулай ук аңа яклавын вәгъдә иткән. Аларның Болоньяда 1533 елда булган икенче очрашулары вакытында император Тицианга Палатин графы һәм алтын шпор рыцаре дәрәҗәсендә граф дәрәҗәсе биргән. [32][33]. Иҗадының олы чорында Тициан живописьның оригиналь манерасын һәм техникасын эшләгән. Живопись техникасы белгече Дмитрий Иосиф улы Киплик мәшһүр китабының бер бүлеген Джорджоне һәм Тицианның живопись манерасы һәм техникасын чагыштырма анализына багышлаган. Ул ике оста да яңа итальян импасто (итальян телендә: impasto – куе катнашма, боламык) манерасын барлыкка китерүчеләр икәнен билгеләгән, аларның язу ысуллары шулай аталган “фламанд манерасы” традицион лессировкалардан аермалы буларак куе, каплаучы сылаулар белән:

Үзенең беренче әсәрләрен Джорджоне ак грунт өстендә ясаган ... һәм бары тик дүрт төс кулланган, алар аның живопись системасында искиткеч төс нюансларын биргән. Тициан башта Джорджоне манерасында язган, әмма аннан соң фламандлылар алымнарыннан күбрәк һәм күбрәк читкә киткән. Озын гомере дәверендә ул живопись манерасын берничә мәртәбә алыштырган. Ак грунт куллана башлап, Тициан аны живописька рәхәт җылылык бирә торган үтә күренмәле кызыл тон белән каплаган... Караңгы нейтраль төстәге грунтларда ул озак итеп һәм пастоз итеп гризайль белән эшләгән...Тәннең живописе аның иң яраткан художество мәсьәләсе булган, аның техник чишелешен ул үзе тапкан... Соры гризайль өстеннән ул тәнне бары тик өч төс: ак, кара һәм кызыл (Рейнольдс фикре буенча, күләгәләрдә кара буяуга Тициан кайвакыт ультрамарин өстәгән, ә якты ярымтоннарда – пурпур төсне, җитмәгән төсләрне ул лессировка белән өстәгән) белән ясаган. “Кем живописец булырга тели икән, - дип әйткән Тициан, - өч төстән күбрәк төс белмәскә тиеш: ак, кара һәм кызыл һәм аларны белеп кулланырга тиеш”... Зур бармагы һәм кул учы белән ясаган лессировкаларда һәм ясалганның яңадан эшләүләрендә ул тынгы белмәгән. Утыз – кырык лессировка, кирәк булганга карап, анда гадәти эш барышы булган... Буяуларның ачыклыгы һәм төс чисталыгы аны инде канәгатьләндермәгән. Ул беренче булып живописьның матурлыгы буяуларның төсе чисталыгында түгел, ә аларның гармониясендә икәнен ачкан. Ул еш өйрәнчекләренә “Буяуларыңның тоннарын пычрат” дип әйтә торган булган [34]

1534 елда Тицианның әтисе үлгән. 1530-ынчы еллар ахыры – 1540-ынчы еллар – Тицианның портрет сәнгате чәчәк ату вакыты. Рәссам замандашларын нечкә психологизм белән сурәтләгән, аларның төрле, кайвакыт капма-каршы характер хасиятләрен чагылдырган: үзләрендә ышану, горурлык һәм дәрәҗә, шиклелек, монафыйклык. Ялгыз портретлар белән беррәттән төркем портретлар да ясаган, еш портретланучыларның катлаулыгын яки тормыш хәленең драматиклыгын ачыклаган. Тициан һәрбер портрет өчен иң яхшы композицион чишелеш тапкан, модель өчен хас торыш, йөз кыяфәте, хәрәкәт, ишарә сайлаган. Һәр картинада Тициан оригиналь колористик чишелеш тапкан. Бу үсеш алган хроматизм күп дәрәҗәдә Тициан портретларының тирән психологизмын һәм эмоциональлеген билгели. Әсәрнең колористик төзелешен рәссам төснең эмоциональ яңгыравы кеше характерының төп хасиятләренә туры килерлек итеп сайлаган [28]. Бу чорның иң яхшы портретларына түбәндәгеләр карый:

  • «Федерико Гонзага портреты» (1529),
  • «Карла V-нең эт белән портреты» (1533),
  • «Граф Антонио ди Порчиа портреты» (1535),
  • «Архитектор Джулио Романо портреты» (якынча 1536),
  • «Гүзәл» (1536—1537),
  • «Кларисса Строцци» (якынча 1542),
  • «Рануччио Фарнезе» (1542),
  • «Пьетро Аретино портреты» (1545).

М. Боскини фикеренчә, венециялеләрнең сәнгатенә һәм беренче чиратта Тицианга “тап белән живопись” (итальян телендә: pittura di macchia) дип атаган махсус корпус живописе манерасы хас. Элек бу гыйбарәне Вазари кулланган, әмма башка мәгънәдә[35]. Тицианның живопись алымнары осталыгына аның бөтен венециялеләрдә кебек зиннәтле чит ил тукымаларын, парча, бәрхет, энҗе, мехлар, көзгеләр, Шәрыкъ келәмнәре, мәшһүр Венеция пыяласын сурәтләүгә мәхәббәтен өстәргә кирәк. Иҗатының олы чорында Тициан Инҗил сюжетларына картиналар ясаган: «Мәрьямны храмга кертү» (1534—1538), «Благовещение» һәм “Эммауста кичке аш» (1530-ынчы еллар уртасы). Ул Венеция матурлык идеалы нигезендә төрле темаларда һәм жанрларда искиткеч хатын-кызлар образларының тулы галереясын барлыкка китергән: ефәкләр, энҗеләр, көзгеләр һәм бәрхет белән контрастта ялтыраучы кабарынкы тәнле аксыл яки җирән венецианкалар: «Үкенүче Мария Магдалина» (як.1565 ел), «Мехларда хатын» (як. 1535 ел), «Көзге алдында Венера» (як. 1555 ел.).

“Көзге алдында Венера” (“Венера туалеты”) картинасы – Тициан иҗатында иң яхшыларның берсе. Рәссам үзе аның белән саубуллашырга теләмәгән. 1850 елда картина Барбаригоның Венеция тупланмасыннан император Николай I тарафыннан Император Эрмитажы Картина Галереясе өчен 525 мең франкка сатып алган. А. Н. Бенуа картинаны “Эрмитажның затлы энҗесе” дип санаган, В. И. Суриков – Тицианның иң яхшы әсәре дип санаган. 1931 елда “Көзге алдында Венера” Совет хөкүмәте тарафыннан башка Эрмитаж шедеврлары арасында шул вакытта АКШ финанс министры булган американ туплама җыючы Эндрю Меллонга сатылган булган. Хәзерге вакытта картина Вашингтонда Милли галереядә күрсәтелә. [36].

Тициан иҗаты Яңарыш эпохасына карый, әмма гомеренең икенче яртысын аңа башка, постренессанс периодында эшләргә туры килгән, ул маньеризм идеологиясе һәм эстетикасы белән хаслана. Шуңа күрә Тицианның шәхси стилендә статик гармония идеалларыннан “тап живописе” (итальян телендә: pittura di macchia) динамикасына, барокка стиленнан алдан килүче яктылык-күләгә эффектларына күчеш күзәтелә. Тицианның соң живопись манерасы еш мәсьәләләр куя: форма “көпшәк” тоела, рәсем - ачык булмаган һәм контурлары йөзүчән, пространство яссылана. Живопись сәнгате эволюциясен сизгәндәй олыгаючы рәсам соңга калырга курыккан һәм яңа живопись алымнарын ачуга омтылган [37]. 1545-1546 елларда Тициан Римга триумфаль сәяхәт кылган. Мәңге шәһәрдә ул папа Павел III-нең портретларын ясаган, Микеланджело белән очрашкан. Венеция живопись мәктәбе җитәкчесе буларак абруе нык булып тоелган, әмма Венецияга кайтканда ул иң табышлы заказлар башка, яшь рәссамнарга киткәненә шәһид булган. Төп сәбәп “Венециянең җәмәгать һәм художество тормышында Тициан иҗатында да чагылган тирән үзгәрештә” булган. Тицианның 1540-ынчы еллар сәнгате “тирәнрәк һәм катлаулырак була, әмма шуның белән беррәттән аның иҗатына элеккеге унъеллыкларда хас шат тормыш раслаудан һәм шул җиңеп булмаслык, максатчан ашкынудан арына... Ренессанс каһарманлыгы очышлары рефлексия һәм фаҗигале канәгатьсезлек белән арадаш була»[38]. 1548 елда рәссам император Карл V чакыруы буенча Германиягә барган, анда аңа ихтирам белән караганнар. Бер риваять буенча Тициан пумаласын төшереп калдыргач, император Карл V аны күтәргән һәм “Тицианга хезмәт итәргә хәтта императорга да почётлы” дигән. Бу елларда Тициан күп танылган картиналарын: “Күгән тәкыясын кидертү” (1542-1543), “Бу кеше” (1543), “Даная”ның берничә юрамасын ясаган. Бу чорга рәссам үзен кулында пумала тоткан килеш ясаган автопортрет та карый. Әмма Б. Р. Виппер билгеләп үткәнчә “барысы да художество фикеренең ниндидер киеренкелеге, иҗади үзеңә ышаныч югалту турында... композиция һәм төс чишелеше ачык булмавы турында сөйли”. Хәтта шактый тирән булмаган олы яшендә Тициан начар күргән, ә кулы пумаланы начар тоткан дигән фикер дә бар. Чынлыкта живопись ысулының шундый ачык үзгәрешләрнең сәбәпләре тирәнрәк [39]. Тицианның соңгы картиналарның берсе булып Санкт-Петербург Эрмитажы тупламасында “Изге Себастьян” (1570-1572) тора. Үзенең мәшһүр “Император Эрмитажы картина галереясе буенча юл күрсәтүче кенәгәсе”ндә (1910) А. Н. Бенуа шулай дип билгеләп үткән: “Тицианны кайвакыт Рембрандтның алдан килүчесе” һәм (шактый кыю игълан) ... “Тигез дәрәҗәдә XIX гасыр импрессионизмының алдан килүчесе дип атыйлар”, бу “тоелучы парадокс”ны аңлар өчен Бенуа язганча ул Тицианның Эрмитажда тормышының соңгы елларына караган өч картинасын чагыштырырга тәкъдим иткән. Шуннан соң Бенуа гадәттәгечә парадоксаль итеп шулай язган:

Биредә барлык башка сәнгать тарихында аңлашылганча живопись беткән һәм нәрсәдер башка белән алмаштырылган булган. Дөресрәк әйткәндә, живопись бары тик живопись, нәрсәдер үз әһәмияте булган булган. Рәсем кырлары беткән, композиция деспотизмы беткән, хәтта төсләр, аларның бер-берсенә күчеше һәм уены беткән. “Изге Себастьян”да бөтен төс эффектын бер төс – кара төс барлыкка китерә, “Бу кеше” һәм “Хач алып бару” картиналарында төсләр шулай ук күп түгел. Әмма бу олы Тицианның көчләре төшүе чагылышы түгел, ә аның живописец буларак үсешенең иң югары ноктасына җитүе чагылышы булып тора... “Олы Тицианның” кара төсе “болонецларның” күңелсез тормышсыз караңгылыгы түгел, ә ниндидер беренчел элемент, ниндидер сихри иҗади ысул. Леонардо шундый нәтиҗәләрне күрә алса, ул sfumato-сын, төтенен дөрес булмаган юнәлештә эзләгәнен аңлар иде"[40]

"Пьета" (итальян телендә: La Pietà — мәрхмәтлелек, елау) — Тицианның 1575-1576 елларда ясаган соңгы картинасы, аны үлеменнән соң Якопо Пальма Кечесе тәмамлаган. Картина вәгъдә буенча 1576 елның 27 августында рәссамның үлем сәбәбе булган чума эпидемиясен туктату өчен уйланган булган. Тициан үлгәннән соң бер көннән соң Санта-Мария-Глорьоза-дей-Фрари чиркәвенең махсус бирелгән капелласында күмелгән булган. Ул остаханә идәнендә кулында пумала белән үлгән килеш табылган булган. Бер ай элек аның улы Орацио үлгән булган. Бу фаҗигале вакыйгага кадәр рәссам соңгы әсәрен Фрари базиликасының Распятие капелласында соңыннан күмелү өчен рөхсәт алу максаты белән урнаштырырга теләгән (шул базиликада ул чукындырылган булган). Картинаны ясау елларында рәссамга инде сиксән алты ел тирәсе булган. Фрари чиркәвендә аның ике шедевры булган инде: “Ассунта” һәм “Мадонна Пезаро” [41]. Б. Р. Виппер бу картина хасиятләре турында шулай дип язган: “Тулысынча тәмамланган булып, ул шуның белән бер үк вакытта карап торучы алдында картинаны барлыкка китерү процессын, образның иҗади чагылышы барышында тора башлавын күрсәтә. Тицианның соң живописендә виртуоз пумала уены, техник тәҗрибә иреклегенең бернинди элементлары да юк... Соң Тициан буяулары шундый бәхәссез чынбарлык, шундый яктылык һәм һава берлеге, шундый рухи һәм матдинең кушылуы образларын ясый, андыйга аңа кадәр бер живописец та җитмәгән»[42]. “Пьета” Венеция сәнгате өчен гадәти булмаган караңгы чагылышлы көч һәм фаҗигале кәеф белән аерылып тора. Монда беренче карашка барысы да сәер тоела: караңгы төсләр, “көпшәк” рәсем, күп бликлар һәм кара контурлар, фигуралар моделировкасында төгәллек булмау. “Формалар өрәк сыман әйләнә-тирәдән пәйда була, ә масса җемелдәүче төс һәм яктылык бизәгенә кадәр кими»[43]. Сидней Дж. Фридбург оригиналь интерпретациясе буенча “бу күбрәк христиан үлеме һәм фаҗигасе турында картина түгел, ә сәнгатьнең һәм тормышның бик күркәм һәм дәртле раслануы. Чын төп каһарман – картинадан кычкырып чын тормышка чыгучы алтын фонда яшел төс белән балкучы Магдалина, аны сизеп була, ул мәһабәт һәм бу тормышта безнең белән берүзе. Ул фаҗига кычкыруын сурәтли, әмма җиңү игълан итү эффектын ясый»[44]. Никодим карт кыяфәтендә Тициан үзен ясаган дип санала [45]. Фрари чиркәвенең капелла табут тактасында: “Монда бөек Тициан Вечелли – Зевслар һәм Апеллеслар көндәше ята” (Qui Giace il Gran Tiziano de Vecelli Emulator de Zeusi e degli Apelli), - сүзләре кисеп ясалган.
Тициан картиналары һәм оста белән махсус үзе ясаган рәсемнәр буенча Голландия гравёры Корнелис Корт эшләгән. Ике останың хезмәттәшлегенә күрә Тициан әсәрләре гравюраларда бөтен Европа буенча таралган. Аларны заказчылар һәм Тициан дуслары югары бәяләгән. [46]

«Ул булмаса, без караңгылыкта яшәр идек
Һәм җирнең матурлыгын белмәс идек.»

  • «Кесарь динарие» картинасы (як. 1516. Дрезден галереясе, Германия) Ф. М. Достоевскийның “Бертуган Карамазовлар” (1879 – 1880) романында “Бөек инквизитор” бүлегендә экфрастик чагылыш тапкан[47].

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 RKDartists
  2. Vasari G. Les Vies des meilleurs peintres, sculpteurs et architectesParis: 1903.
  3. KulturNav — 2016.
  4. https://www.nationalgallery.org.uk/artists/titianNational Gallery.
  5. 5,0 5,1 https://www.nationalgallery.org.uk/artists/titian
  6. 6,0 6,1 6,2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  7. RKDartists — 2019.
  8. Wethey H. E. Encyclopædia Britannica
  9. https://www.basilicadeifrari.it/en/opere/monumento-a-tiziano/
  10. 10,0 10,1 Artnet — 1998.
  11. https://collections.frick.org/people/168/titian/objects
  12. Portret "Keizer Karel V" op eikenhout naar Titiaan, tweede helft 16e eeuw
  13. Portret van de Spaanse koning Karel V
  14. https://collections.carlos.emory.edu/people/23429/
  15. Smithsonian American Art Museum person/institution ID
  16. https://ncartmuseum.org/artist/titian-tiziano-vecellio/
  17. https://web.archive.org/web/http://wallachprintsandphotos.nypl.org/catalog/114629
  18. https://www.museabrugge.be/collection/work/id/2014_GRO1232_III
  19. https://library.si.edu/art-and-artist-files
  20. Gombrich Ernst H. — La storia dell’Arte. — Roma: Leonardo Arte, 1997. — Р. 331
  21. Gibellini С. Tiziano. I Classici dell’arte. — Milano: Rizzoli, 2003. — Р. 128
  22. Gombrich. — P. 331
  23. Калып:Iw, The Sixteenth Century Italian Schools, National Gallery Catalogues, p. 265, London, 1975, ISBN 0-947645-22-5
  24. When Was Titian Born?. Lafrusta.homestead.com (2002-11-04). әлеге чыганактан 2012-11-04 архивланды. 2011-01-30 тикшерелгән.
  25. See references above
  26. Алпатов М. В. Этюды по всеобщей истории искусств. — М.: Советский художник, 1979. — С. 67
  27. Hope Ch. — Dizionario Biografico degli Italiani — Volume 98 (2020) [1] 2022 елның 31 гыйнвар көнендә архивланган.
  28. 28,0 28,1 28,2 В. Н. Лазарев. "Тициан" // Большая советская энциклопедия / Гл. ред. С. И. Вавилов. — 2 издание. — М.: Сов. энциклопедия, 1965.
  29. William Michael Rossetti. Titian : [арх. 16 май 2021] // Encyclopædia Britannica. — 1911.
  30. Виппер Б. Р. Борьба течений в итальянском искусстве XVI века. 1520—1590. — М.: Изд-во АН СССР, 1956. — С. 281, 286
  31. Мастера искусства об искусстве. — В 7 т. — М.: Искусство, 1966. — Т. 2. — С. 241—242
  32. Филиппо Педрокко, перевод с итальянского - И.Е.Прусс. Тициан Вечеллио да Кадоре 1477–1576 «Король художников и художник королей». 2021-03-31 тикшерелгән.
  33. C. Hope, «Titian as a Court Painter», Oxford Art Journal, 1979.
  34. Киплик Д. И. Техника живописи. — М.: Сварог и К, 1998. — С. 380—381
  35. Власов В. Г. Боскини, Марко // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. Т. 2. — Словарь имён, 1996. — С. 118
  36. Государственный Эрмитаж. Музейные распродажи 1928—1933 годов. Архивные документы. — СПб.: Изд-во Гос. Эрмитажа, 2006. — Вып. 2. — С. 392
  37. Власов В. Г. Тициан Вечеллио // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. Т. 3. — Словарь имён, 1997. — С. 371
  38. Виппер Б. Р. Борьба течений в итальянском искусстве XVI века. 1520—1590. — М.: Изд-во АН СССР, 1956. — С. 295—296
  39. Виппер Б. Р. Борьба течений в итальянском искусстве XVI века. — С. 296—298
  40. Бенуа А. Н. Путеводитель по картинной галерее Императорского Эрмитажа. — М.: Изобразительное искусство, 1997. — С. 32
  41. Ridolfi С. Mostra di Tiziano. — Venezia, 1935. — Р. 203
  42. Виппер Б. Р. Борьба течений в итальянском искусстве XVI века. 1520—1590. — М.: Изд-во АН СССР, 1956. — С. 310
  43. Steer J. Venetian painting: A concise history. — London: Thames and Hudson, 1970 (World of Art). — ISBN 0500201013 — Р. 144
  44. Freedburg S. J. Painting in Italy, 1500—1600. — Yale, 1993ISBN 0300055870. — Р. 518
  45. Cavalcaselle G. B., Crowe J. A. Tiziano — La sua vita e i suoi tempi. — Firenze: Sansoni, 1974
  46. Флекель М. И. От Маркантонио Раймонди до Остроумовой-Лебедевой. Очерки по истории и технике репродукционной гравюры XVI—XX веков. — М.: Искусство, 1987. — С. 89—90
  47. Медведев А.А. {{{башлык}}} (русский) // Соловьёвские Исследования. — № Вып. 3 (31). — С. 79—90. Архивировано из первоисточника 13 ноябрь 2017.