Рәдүт (Чиләбе өлкәсе)
Рәдүт | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Редутовское сельское поселение[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Редутовское сельское поселение[d][1] |
Халык саны |
478 (2002)[2], 407 (2010)[3], 405 (2011)[4], 385 (2012)[5], 389 (2013)[6], 380 (2014)[7], 394 (2015)[8], 391 (2016)[9], 382 (2017)[10], 361 (2018)[11], 362 (2019)[12], 362 (2020)[13], 298 (2021)[14] |
Почта индексы | 457226 |
Рәдүт — Чиләбе өлкәсендә, Чесма районынына карый торган татар авылы. Туеткан елгасы буенда урнашкан. Варнадан Магнитогорскига кайтышлый юл өстендә, Казакъстан чигендә диярлек.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]XIX гасыр уртасында Ырынбур казаклар гаскәре бистәсе буларак барлыкка килгән. Атама этимологиясе ачыкланмаган. Бородино кырындагы Шевардино редуты исемле урында булган канлы бәрелеш хөрмәтенә кушылу фикере хакыйкатьтән ерак тора.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халык саны динамикасы:
Гомуми демографик күрсәткечләр[15] | |||||
Гомуми халык саны | 2010 елга җенес составы | ||||
2002 | 2010 | ир-атлар | хатын-кызлар | ||
479 | 409 |
2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (70%), казахлар (23%).[16]
Күпчелек халкы татарлар, шулай ук руслар һәм казахлар бар. 2010 елгы сан алу буенча 409 яшәүче табылса, авыл советы биргән мәгълүмат буенча 2011 ел башында 502 кеше яшәве билгеле. 2010 ел эчендә 10 бала дөньяга килгән, 8 кеше бакыйлыкка күчкән.
Социаль өлкә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Редут тугызеллык мәктәбе – Чесма районында иң яхшылардан санала. Мәктәптә татар теле кабинеты бар. Мәктәп директоры Оркыя Рахманкулованың әйтүенчә, биредә татар теле атнага бер тапкыр укытыла. Татар теленнән ике укытучылары бар, дәреслекләр җитәрлек, үзләре Казанга барып алган.[17] 2011/12 уку елында 39 бала укыган.[18] Мәктәптә «Айгөл» ансамбле эшли.
Авылда җәйләрен мәктәптә дини укулар оештырылган. 2010 елның июлендә Рәдүттә мәчет ачылган.
Авылда «Кызыл Йолдыз» колхозын саклап калганнар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ Численность населения Челябинской области по данным Всероссийской переписи населения 2002 года
- ↑ Тома официальной публикации итогов Всероссийской переписи населения 2010 года по Челябинской области. Том 1. «Численность и размещение населения Челябинской области». Таблица 11
- ↑ Численность постоянного населения Челябинской области в разрезе муниципальных образований на 1 января 2012 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов — Росстат, 2013. — 528 бит
- ↑ Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 года — Москва: Росстат, 2017.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Москва: Росстат, 2018.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2019 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2020 года
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ Численность и размещение населения Челябинской области. Таблица 11 2019 елның 2 апрель көнендә архивланган..
- ↑ 2002 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2018-06-15, retrieved 2014-12-03
- ↑ Ф. Бәйрәмова. Даладагы татар курганнары
- ↑ http://redutovoschool.ucoz.ru/index/0-6