Мөэмин
Внешний вид
Бу мәкалә Ислам турында |
Исламның 5 баганасы |
Шәһадәт – Намаз – Зәкят – Ураза – Хаҗ |
Кодси шәһәрләр |
Мәккә – Мәдинә – Кодүс |
Шәхесләр |
Мөхәммәд – Әбү Бәкер – Гали Госман – Гомәр |
Бәйрәмнәр |
Һиҗри Яңа ел – Ислам тәкъвиме Ураза бәйрәме |
Корбан – Гашура |
Биналар |
Мәчет – Манара |
Михраб – Кәгъбә |
Дин әһелләре |
Имам – Мөәзин – Мулла – Мөфти |
Коръән һәм башка дини чыганаклар |
Коръән – Хәдис – Сөннәт |
Фикһ – Фәтва – Шәригать |
Мәзһәбләр |
Сөнни мәзһәбләр: Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый |
Башка юнәлешләр |
Шигыйчелек: Унике имамлык, Исмаилитлар, Зәйдиләр |
Мөгътазилиләр – Хариҗилык |
Юнәлешләр |
Суфилык |
Ваххабчылык – Сәләфилек |
Җәдитчелек |
Әхмәдия |
Мөэмин (гарәп. مؤمن, иман иткән, тугрылыклы булган, бор. төрк. bütügli (~бөтүле)[1]) — Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән ышанган, иманы аның фикерәлерен һәм гамәлләрен билгеләгән, аның тормыш мәгънәсенә әверелгән мөселманны билгеләү өчен кулланылган ислам төшенчәсе.[2]
Мөэмин һәм мөслим терминнары арасында аерма
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әһле ислам арасында «мөселман» белән «мөэмин» дигән төшенчәләрне дөрес аңлау юк. Баштарак мин дә: «Мөэмин» ул «лә илаһа иллә Аллаһу» кәлимәсен әйтеп иман китергән кеше була, ә «мөселман» – моннан тыш биш вакыт намазны, ураза, хаҗ, зәкят кеби фарызларны тәмам төгәл үтәп баручы була. Димәк Аллаһ каршында мөселман мөэминнән югарырак тора» – дигән гомум ислам милләте тарафыннан кабул ителгән хөкемгә ияргән идем. Аннары айныдым. Аллаһ үзләренең мөэминнәр булуларын дәгъвалаган гарәпләргә: «Сез мөэминнәр түгел, сез мөселманнар гына әле» – дип җавап бирергә кушканын күрәчәкбез.[3] Нигә болай? Чөнки, аять сүзләре белән әйткәндә: «Иман сезнең йөрәкләрегезгә әле үтеп кермәде».[4][5] |
Мөэмин ия булырга тиешле сыйфатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Коръәннең күп аятләрендә чын күңелдән иман иткәннәрнең бай рухи дөньясына ишарә иткән сыйфатлары тасвирлана:[7]
- Мөэминнәр ритуаль намазларны тиешлечә башкара.
- Алар мәҗбүри булган зәкят-садакасын түли һәм үз мал-мөлкәтләрен Аллаһ юлында куллана.
- Үзләренең барлык эшләрендә Аллаһ Тәгаләгә тәвәккәл итәләр.
- Мөэминнәр башкаларны яхшы юлларны сайларга, начарларга керешмәскә өндиләр.
- Буш һәм файдасыз эшләрдән ерак торалар.
- Алар пакъ, авыр гөнаһларны кылмый.
- Көфернең тормышларына кермәүне күзәтеп торалар.
- Аллаһы Тәгаләгә, Аның Рәсүленә буйсыналар, һәм һәрвакыт аларның боерганнарына итагәть итәләр.
- Аллаһы Тәгаләнең Җир йөзендәге урынбасары (хәлифә) дип яратылган акыллы кеше дәрәҗәсенә тугрылыклы булып яшиләр.
Мөэминнәр турында Коръәндә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әл-Мөэминүн сүрәсе — Коръәннең 23 нче сүрәсе, Мәккәдә иңдерелгән, 118 аяттән тора.
- Коръәндә Мөэмин сүзе 229 тапкыр кулланыла[8], мәс.: «Ий мөэминнәр, һәммәләрегез дә Аллаһуга тәүбә итегез, шаять дөнья вә ахирәттә бәхетле булырсыз.» [9].
Мөэминнәр турында Сөннәттә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «
Аллаһ Рәсүле (с.г.с.) соңгы Хаҗ вакытында әйткән: „Сезгә мөэминнең кем икәнен белдермәскә микән? Мөэмин — кешеләр үз малын һәм тормышын иминлегендә курыкмыйча тапшыра алганнары кеше; муслим — үз теле һәм куллары белән башкаларга зыян кылмаучы берәү; муджахид — Аллаһы Тәгаләгә буйсына алыр өчен үз рухы белән керәшүче; ә мөһаҗир — ул гөнаһларны калдырган берәве!“»
— Имам Әхмәт хәдисләре җыентыгы, 6/21[10] Фадаля ибн Убайд белдергәненчә
|
Аллаһ Рәсүле (с.г.с.) әйткән: «Хакыйкый иман иясе (мөэмин) — кешеләр аның янында үзләрен имин һәм тыныч сизә алган берәү».— Ас-Суюты Дж. Аль-джами‘ ас-сагыр. С. 548, хадис № 9144[11]
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әл-Мөэмин
- Коръәннең Әл-Мөэминүн сүрәсе (Ногмани 2017 елның 16 март көнендә архивланган.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://www.google.de/books/edition/A_Dictionary_of_Early_Middle_Turkic/roCjEAAAQBAJ?hl=ru&gbpv=1&dq=A+Dictionary+of+Early+Middle+Turkic+-+Hendrik+Boeschoten+-+2022&printsec=frontcover
- ↑ Али-заде, А. А., 2007
- ↑ «Чүлдән чыккан гарәпләр: «Без иман китердек» – диделәр. Аларга болай дип әйт: «Юк, сез иман китермәдегез, шуңа күрә: «Без буйсындык» – дип әйтегез; ә иман сезнең йөрәкләрегезгә әле үтеп кермәде...» – диген». Коръән, (49:14)
- ↑ Әли Гыймран сүрәсе / Коръән, (3:154): "... Бит Аллаһ күкрәкләр эчендә булган уйларны белүче."
- ↑ Әл-Гәнкәбут сүрәсе / Коръән, (29:69): "Ныклап ышанучылар Безнең юлыбызда тырышырлар, көрәшерләр, кирәк булса - сугышырлар, әлбәттә, Без аларны үзебез риза булган хак юлга күндерәчәкбез, Аллаһ, әлбәттә, мөэминнәр белән бергәдер. Мөэминнәрнең яхшы эшләре вә кылган изге гамәлләре фәкать Аллаһ ризасы өчен генә булса, Аллаһ аларга дөньяда - һидәят, ахирәттә - җәннәт бирер."
- ↑ «ТӘФСИР әл-КАЛЬБ» китабына багышланган МӨКАДДИМӘ
- ↑ Какая группа мусульман относится к искренним верующим (муминин), о которых упоминается в нескольких аятах Священного Корана?(үле сылтама)
- ↑ Та Һа сүрәсе: аять 75 (текст), Ән-Нур сүрәсе: аять 3 (текст), Әс-Сәждәһ сүрәсе: аять 18 (текст), Әд-Духан сүрәсе: аять 12 (текст), Нух сүрәсе: аять 28 (текст).
- ↑ Ән-Нур сүрәсе: аять 31 (текст) (24 2017 елның 23 март көнендә архивланган.:31)
- ↑ Определение слов «Мумин», «Муслим», «Муджахид», «Мухаджир»
- ↑ Военная тема // Хадисы. — Umma.Ru
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ермаков Д.В. Мумин // Ислам: энциклопедический словарь / отв. ред. С. М. Прозоров. — М. : Наука, ГРВЛ, 1991. — С. 171-172.
- Али-заде, А. А. Мумин : арх. 1 октября 2011 // Исламский энциклопедический словарь. — М. : Ансар, 2007.