Эчтәлеккә күчү

Мөхәммәтгали Закиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхәммәтгали Закиров latin yazuında])
Мөхәммәтгали Закиров

Закиров Мөхәммәтгали Закир улы — партия һәм дәүләт эшлеклесе.

1907 елның 8 августында Нөнәгәр авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Нөнәгәр мәктәбендә башлангыч белем ала. Укуын Чепья мәктәбендә дәвам итә. 1920 елда гаиләдәге сигез туган ятим кала һәм Мөхәммәтгалигә укуын ташларга туры килә. 1920—1924 елларда ул йорт хуҗалыгын алып бара, кече туганнарын карый. 1924—1926 елларда авылның таза тормышлы кешесе Корбангалиевтә батрак була. 1926 елдан Киров өлкәсенең Константиновка авылындагы пыяла заводында ташчы, урман кисүче булып эшли. Шушыннан 1929 елда эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына алына, полк мәктәбендә укый, полктагы укытучылар хәзерләү курсларына җибәрелә. Курсларны тәмамлагач хезмәттәшләрен укыта.

Туган төбәктә укытучы хезмәте

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931 елда туган авылына кайта һәм балалар укыта башлый. Бер ел Борнак башлангыч мәктәбе мөдире була. 1933 елда район мәгариф бүлеге аны белемен тирәнәйтү максаты белән Чистай педагогия техникумы каршындагы курсларга җибәрә. Аны тәмамлау белән  1935 елга кадәр Шода җидееллык мәктәбен җитәкли, актив җәмәгать эше алып бара, берничә ел элек кенә оештырылган колхозның партия ячейкасы секретаре була.

Район күләмендә җитәкчелек хезмәте

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1935 елның апрелендә ВКП(б)ның Балтач район комитеты аны үз аппаратына инструктор итеп ала һәм 1937 елның октябрендә эшче-крестьян депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе итеп тәкъдим итә. 1941 елның ахырында  Татарстан Республикасының Краснокаршинск МТСының сәяси бүлеге начальнигы итеп билгеләнә. Сәяси бүлекләр бетерелгәннән соң 1943 елда хезмәт ияләре депутатларының Кайбыч район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. 1944 елдан 1950 елга кадәр ВКП(б)ның Нурлат район комитетының беренче секретаре булып эшли.

1950—1952 елларда М. З. Закиров — республика партия мәктәбе тыңлаучысы. Аны тәмамлагач Калинин районына партия райкомының беренче секретаре итеп җибәрелә. 1959 елда районнарны берләштерү чорында Калинин районы Актаныш районына кушыла һәм М.Закиров 1963 елга кадәр КПССның Актаныш райкомының беренче секретаре булып эшли.

1963 елда районнар урынына колхоз-совхоз җитештерү идарәләре оеша. М.Закиров — 1963—1965 елларда Арча колхоз-совхоз җитештерү идарәсенең партия оешмасы секретаре.

Республика күләмендә җәмәгать эшләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1952 елдан 1966 елга кадәр КПССның Татарстан Өлкә комитеты әгъзасы. Дүртенче (1955—1959), бишенче (1959—1963), алтынчы (1963—1967) чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы депутаты, 1959—1967 елларда — аның Президиумы әгъзасы. КПССның егерме беренче съезды делегаты, КПСС Үзәк Комитетының 1961 елгы гыйнвар пленумы эшендә катнаша.

Дәүләт бүләкләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М. З. Закиров биш мәртәбә Татарстан АССР Югары Советы Грамотасы белән бүләкләнде. 1959 елда аңа Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын медале бирелде. 1950 елда «Почет билгесе» орденына лаек булды.

Тынгысыз һәм сәләтле җитәкче М. З. Закиров 1972 елның 1 маенда Казан шәһәрендә вафат булды, Яңа Бистәдәге татар зиратына күмелде.

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006