Эчтәлеккә күчү

Мәсуд Пезешкиан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәсуд Пезешкиан latin yazuında])
Мәсуд Пезешкиан
Иран Ислам Республикасы
президенты
Вазыйфага керешкән
2024 елның 5 июле
Аңа кадәр Ибраһим Рәиси
Иран
сәламәтлек саклау һәм
медицина мәгарифе министры
Вазыйфада
2001 ел – 2005 ел
Шәхси мәгълүмат
Туган 29 сентябрь 1954(1954-09-29) (70 яшь)
Иран, Көнбатыш Азәрбайҗан устаны, Мәһабад
Сәяси фирка бәйсез
Җефет Фатемех Маджиди[d]
Белем Тебриз медицина фәннәре университеты
Иран медицина фәннәре университеты
Сугышлар/бәрелешләр Иран-Гыйрак сугышы[d]

Мәсуд Пезешкиан[1], Мәсуд Мөхәммәт-Али Пезешкиан (фар. مسعود پزشکیان, 1954 елның 29 сентябре, Иран, Көнбатыш Азәрбайҗан устаны, Мәһабад) ― Иран Ислам Республикасы Президенты (2024 елның 5 июленнән). 2016―2020 елларда Иран парламенты спикерының беренче урынбасары, 2001―2005 елларда Иран сәламәтлек саклау һәм медицина мәгарифе министры[2].

1954 елның 29 сентябрендә Иранның Көнбатыш Азәрбайҗан устанындагы Мәһабад шәһәрендә иранлы азәрбайҗан (әтисе)[3] һәм көрд (әнисе)[4] гаиләсендә туган. 1973 елда диплом ала һәм чакырылыш буенча хезмәт итәргә Забул шәһәренә китә. Нәкъ шул вакытта медицина белән кызыксына башлый. Хәрби хезмәтне тәмамлагач, туган провинциясенә кайта, анда медицина институтына укырга керә һәм гомуми медицина буенча дәрәҗә ала. Иран―Гыйрак сугышы[d] (1980—1988) вакытында еш кына алгы сызыкта була, анда медицина бригадаларын җибәрү өчен җаваплы була һәм хәрби табиб булып эшли. 1985 елда гомуми практика табибы курсын тәмамлый һәм медицина көллиятендә физиология укыта башлый.

Сугыштан соң Тебриз медицина фәннәре университетында гомуми хирургия белгечлеге буенча укуын дәвам итә. 1993 елда Иран медицина фәннәре университетында[d] кардиохирургия буенча белгечлек ала. 1994 елда Тебриз медицина фәннәре университеты президенты була һәм бу вазифаны биш ел дәвамында башкара[2].

Пезешкиан ― Коръән укытучысы һәм шигый мөселманнар өчен төп текст булган[5] Нәхҗ әл-бәлага[d] (Матур сөйләм юлы) укучы. Шулай ук «Иран-Төркия дуслыгы җәмгыяте» әгъзасы булып тора[6].

Сәяси юлы 1997 елда сәламәтлек саклау министры урынбасары сыйфатында Мөхәммәт Хатәми администрациясенә кушылгач башлана. Дүрт елдан соң ул илнең сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнә, бу вазыйфада 2001 елдан 2005 елга кадәр эшли. Шул вакыттан бирле ул биш тапкыр Иран парламентына сайлана, анда шулай ук 2016 елдан 2020 елга кадәр парламент спикерының беренче урынбасары вазифасын башкара[7].

2013 елгы президент сайлауларында катнаша, ләкин үз кандидатурасын ала. 2021 елгы президент сайлауларында аның кандидатурасы кире кагылган. Ниһаять, 2024 елда вакытыннан алда Президент сайлауларында[d] катнашырга рөхсәт ителә, анда ул бердәнбер реформатор-кандидат була һәм икенче турда 53% тан артык тавыш җыеп, җиңү яулый[8][9].

Хатыны гинеколог булган[10]. 1993 елда автокатастрофада хатыны һәм бер баласы үлгән. Калган ике улын һәм кызын берүзе үстерә һәм бүтән беркайчан да өйләнми. Кызы Захра химия магистры дәрәҗәсенә ия.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]