Молотов һәм Риббентроп килешүе
Молотов һәм Риббентроп килешүе — СССР һәм Алмания арасындагы килешүе. Икенче Бөтендөнья сугышы башлануын тизләтә.
1939 елның 24 августына каршы төндә Алмания тышкы эшләр министры Йоахим фон Риббентроп Мәскәү кирмәнендә Совет җитәкчесе Иосиф Сталин һәм тышкы эшләр министры Вячеслав Молотов белән очраша. Таң атуга Гитлер Алманиясе белән Советлар Берлеге арасында үзара һөҗүм итмәү турында килешү имзалана. Килешүгә өстәлгән яшерен беркетмәдә ике диктатор Үзәк һәм Төньяк Европа илләрен үзләренең “мәнфәгать төбәкләре” дип игълан итеп, аларны үзара бүлешеп чыга.
1939 елның 28 сентябрь — Молотов һәм Риббентроп килешүе шулай ук Алмания һәм СССР арасында дуслыгы һәм чикләр турында килешү белән ныгытыла (Бөек Ватан сугышы башлавына кадәр гамәлдә торалар).
Яшерен беркетмәсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ике илнең тышкы эшләр министры, Молотов һәм Риббентроп исеме белән тарихка кереп калган бу килешү Гитлерның “Польша мәсьәләсен” хәл итүдә кулын чишә. Польшаның көнбатыш беректәшләре, Британия һәм Франция белән сугышырга туры килгән очракта, Гитлер Совет һөҗүменнән курыкмыйча, ике фронтка ярылмыйча эш итү мөмкинлеге ала.
Яшерен беркетмәнең барлыгы баштан ук мәгълүм булса да, аның төгәл эчтәлеге озак вакыт билгесез булып кала. Беректәш илләр алман архивларыннан документның микрофильм өлгесен тапканчыга кадәр.
Совет ягы бу документны озак еллар ялган дип килә, 1989 елга кадәр аның булуын кире кага. Тагын өч елдан гына Россия бу рәсми беркетмәне архивыннан чыгара.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу гамәлләрне онытмас өчен, 2009 елның 2 апрель көнендә Европа берлеге парламенты 23 август көнен Бөтенаурупа сталинизм һәм нацизм корбаннары хәтер көне буларак игълан итә.[1].