Марсель Таһиров
Внешний вид
Марсель Таһиров | |
---|---|
Туган телдә исем | Марсель Шәрифҗан улы Таһиров |
Туган | 21 октябрь 1964 (60 яшь) Татарстан, Әтнә районы Әйшияз авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Һөнәре | авыл хуҗалыгы белгече |
Җефет | Роза Гыйниятулла кызы, укытучы |
Балалар | кызы Гүзәл (1991), улы Рамис (1995) |
Ата-ана |
|
Гыйльми дәрәҗә: | авыл хуҗалыгы фәннәре докторы[d] |
Марсель Таһиров (Марсель Шәрифҗан улы Таһиров) – авыл хуҗалыгы белгече, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры (2006), «Нива Татарстана» журналы баш мөхәррире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы. ТР ФА мөхбир-әгъзасы. Милли көрәш буенча атказанган спорт остасы, Татарстанның 8 мәртәбә, РФ 2 мәртәбә чемпионы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1964 елның 21 октябрендә ТАССР Әтнә районы Әйшияз авылында туган. Казан авыл хуҗалыгы институтын (1988), шул уку йортында җитәкче кадрларның квалификациясен күтәрү факультетын (1991), аспирантураны (2001) тәмамлаган.
Хезмәт баскычлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1988-1990 Әтнә районы Игенче күмәк хуҗалыгында баш агроном.
- 1990-1992 ВЛКСМ Әтнә райкомында 2- сәркатип, 1- сәркатип.
- 1992-1993 Әтнә районы «Тукай» совхоз-техникумында җитештерү буенча директор урынбасары.
- 1993-1998 Әтнә районы авыл хуҗалыгы химиясе берләшмәсе директоры.
- 1998-2000 Әтнә районы хакимиятендә район башлыгының 1- урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.
- 2000-2002 Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында директорның җитештерү буенча урынбасары.
- 2002-2004 «Биовиктория» ҖЧҖ генераль директоры.
- 2004-2006 Татарстан авыл хуҗалыгы министрының игенчелек буенча урынбасары.
- 2006 Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында директор.
- «Нива Татарстана» журналы баш мөхәррире.
Хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Факторы и условия эффективного производства озимой ржи в Республике Татарстан (автордаш) (укыту-методик кулланма). Казан: Фән , 2009.(рус.)
- Озимая тритикале в Республике Татарстан (фәнни-гамәли тәкъдимнәр) (автордаш). Казан: Фолиантъ, 2009.(рус.)
- Возделывание озимой мягкой пшеницы в Республике Татарстан (тәкъдимнәр) (автордаш). Казан: Фолиантъ, 2009.(рус.)
- Каталог научно-технической продукции Татарского НИИСХ. Казан: Фолиантъ. 2011.(рус.)
- Яровая пшеница в Республике Татарстан (фәнни-гамәли тәкъдимнәр) (автордаш). Казан: Фолиантъ, 2011.(рус.)[1]
Иҗтимагый эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Идел буе регионында лидер булып саналучы, күпьеллык үлән орлыклары җитештерү һәм сату буенча махсуслашкан «Биовиктория» комплексын оештыру.
- Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерү тармакларына энергияне саклаучы технологияләр кертү.
- Авыл хуҗалыгы өлкәсенә караган 20 фәнни мәкалә.
- Милли спорт төре булган көрәшне җәелдерү буенча эшчәнлек. Көрәш буенча Татарстанның 8 мәртәбә, РФ 2 мәтәбә чемпионы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Милли көрәш буенча атказанган спорт остасы.
- Милли көрәш буенча Татарстан чемпионы.
- Милли көрәш буенча РФ чемпионы.
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале.
- Татарстан Җөмһүриятенең мактау кәгазе.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Институт сайтында, archived from the original on 2016-08-13, retrieved 2015-02-06
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Нива Татарстана» сайты 2014 елның 11 сентябрь көнендә архивланган.(рус.)
- «Фән картасы» сайты(рус.)
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төркемнәр:
- 21 октябрь көнне туганнар
- 1964 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Татарстанда туганнар
- Әтнә районында туганнар
- Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары
- ТР ФА мөхбир-әгъзалары
- Авыл хуҗалыгы фәннәре докторлары
- Мөхәррирләр
- Көрәшчеләр
- Спорт осталары
- Атказанган спорт осталары
- Көрәш буенча атказанган спорт осталары
- Россия чемпионнары
- Көрәш буенча Россия чемпионнары
- Татарстан чемпионнары
- Көрәш буенча Татарстан чемпионнары