Марко Вуйин
Марко Вуйин | |
---|---|
Туган | 7 декабрь 1984 (39 яшь) Бачка-Паланка, Войводина сатсиялислар айрат төбәге, Сербия Социалистик Республикасы, Югославия Социалистик Федератив Республикасы |
Ватандашлыгы | Сербия |
Һөнәре | култупчысы |
Спорт такымы әгъзасы | Киль[d] |
Марко Вуйин (серб. Марко Вујин / Marko Vujin; 1984 елның 7 декабре, Бачка-Паланка) — серб гандболчысы, Төньяк-Македониянең «Вардар» клубы һәм Сербия җыелма командасының уң як ярымсакчы. 2012 елгы Европа чемпионатының көмеш призёры.
Карьера
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Клубларда
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Синтез» клубы тәрбияләнүчесе, аның составында беренче серб лигасында дебют ясый. 2003 елда Маҗарстанга күчеп килә, анда дүрт ел дәвамында «Дунаферр» командасы өчен чыгыш ясый[1], аның составында бернинди чемпион титулларын отмаса да, 2005/2006 сезонында иң яхшы бомбардир була[2]. Контракт тәмамлангач, «Веспрем» клубына күчә, аның составында 2008 елда Кубокка ия булучылар Кубогын ота, ә нибары биш ел эчендә биш чемпион титулын һәм илнең биш Кубогын яулый[3]. 2008 елда аны «Гуммерсбах» клубы сатып алырга тели[4]. 2012 елдан Алманиянең «Киль» командасы өчен чыгыш ясый, аның белән шул ук елны үзенең беренче трофеен — Германия Суперкубогын ота.
Җыелма командада
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Марко Вуйин җыелма командада 126 матч уйный һәм 489 туп кертә. 2011 елгы дөнья чемпионатында, 2012 елда Лондонда узган Олимпия уеннарында[5] катнашучы, Европа чемпионатының көмеш призёры.
Казанышлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Клубларда
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Маҗарстан чемпионы: 2008, 2009, 2010, 2011, 2012
- Маҗарстан Кубогы җиңүчесе: 2007, 2009, 2010, 2011, 2012
- Алмания чемпионы: 2013
- Алмания Кубогы җиңүчесе: 2013
- Алмания Суперкубогы җиңүчесе: 2012
- Кубок ияләре кубогы җиңүчесе: 2008
Җыелма командада
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Европа вице-чемпионы: 2012
Статистика
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сезон[6] | Клуб | Лига | Матчлар | Голлар | 7-метр | Голлар |
---|---|---|---|---|---|---|
2012/13 | Киль ГК | Бундеслига | 34 | 150 | 44 | 106 |
2013/14 | Киль ГК | Бундеслига | 34 | 248 | 66 | 182 |
2014/15 | Киль ГК | Бундеслига | 36 | 156 | 31 | 125 |
2015/16 | Киль ГК | Бундеслига | 32 | 143 | 35 | 108 |
2016/17 | Киль ГК | Бундеслига | 34 | 143 | 20 | 123 |
2017/18 | Киль ГК | Бундеслига | 31 | 103 | 21 | 82 |
2018/19 | Киль ГК | Бундеслига | 16 | 19 | 11 | 8 |
2012—х.в. | Барлыгы | Бундеслига | 217 | 961 | 228 | 733 |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Öt gyllal verte a Nyíregyházi AB-Vill KC a Kassát a felkészülési mérközésen 2014 елның 1 февраль көнендә архивланган. (маҗар.)
- ↑ Champions League: Samstag geht es um eine gute Ausgangsposition bei MKB Veszprem… 2013 елның 4 декабрь көнендә архивланган. (алм.)
- ↑ THW Kiel verpflichtet Marko Vujin als Topspieler für die Zukunft 2013 елның 2 июль көнендә архивланган. (алм.)
- ↑ Europapokal-Sieger Gummersbach beim BERO Linden-Cup 2014 елның 1 февраль көнендә архивланган. (алм.)
- ↑ Состав сборной Сербии на Олимпиаде в Лондоне (ингл.)
- ↑ THW Kiel: Marko Vujin
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Киль» клуба сайтында профиле(алм.)
- ЕГФ сайтында профиле 2014 елның 3 июль көнендә архивланган.(ингл.)
- Марко Вуйин — Sports-Reference.com сайтында олимпия статистикасы (ингл.)