Людмила Смеркович
Людмила Смеркович | |
---|---|
Туган | 1971 Казан, РСФСР, СССР |
Һөнәре | музыкачы |
Людмила Евгеньевна Смеркович (тәхәллүс Скади; 1971, Казан, ССРБ) — бард-фолк жанрындагы җырлар башкаручы, менестрель[1]. Тәхәллүсе скандинавия алиһәсе Скади исеменнән килеп чыккан.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Людмила Смеркович 1971 елда Казанда туган, Казан дәүләт университетының химия факультетын тәмамлаган[2]. 1980 еллар азагыннан шигырьләр һәм җырлар яза, 1994 елда беренче альбом чыгара. «Брин-Мирддин», «Интерпретация» һ.б. берничә зур булмаган текст җыентыгы авторы. Рольле уеннар мастеры, Зиланткон фестивальнең оештыру комитеты әгъзасы, Казан уенчы техник семинары җитәкчесе, «Magister Ludi» альманахының баш мөхәррире. 2001 елдан «Мастер-Зилант» рольле уеннар осталары конвентын инициатор һәм оештыручы, «Зиланткон»да автор җыры конкурсын оештыручы[3]. Толкинчылар берләшмәсендә иң танылган автор-башкаручыларның берсе[4]. 2016 елда «Кече Зилант» премиясе лауреаты[5].
Казанда «Факел» рольле уеннар үзәге директоры һәм бизнес-консультант булып эшли[6].
Дискография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1994 — «Струны покрываются инеем»
- 1997 — «Королева без королевства»
- 1998 — «Ветер не при чём»
- 2000 — «Двери»
- 2001 — «Дневник Короля Мёнина»
- 2006 — «Лэ о Лэйтиан»
- 2007 — «Дискордия»
Библиография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Данилова В. Л., Забиров Д. Д., Смеркович Л. Е., Цой Л. Н., Шилов П. Л. Безопасность: подготовка детей и подростков к ситуациям, содержащим угрозу жизни и здоровью // Вестник НЦБЖД : журнал. — 2013. — № 3(17). — С. 36—43. — ISSN 2075-4957.
- Смеркович Людмила (Скади). Брин-Мирддин // Конец эпохи : литературный альманах. — 1996. — № 3—4.
- Глупый принц. Сборник стихов и аккордов / Людмила (Скади) Смеркович. — Издательские решения, 2017. — ISBN 978-5-4485-3400-3. — ISBN 5040613555.
- Мастер-Зилант. Сборник материалов. — Litres, 2017. — ISBN 9785040634873. — ISBN 5040634870.
- Смеркович Людмила (Скади). «Я листала бумаги…» // Конец эпохи : литературный альманах. — 2005. — № 3(26).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Татаринова Ю. Эльфы воскресли в Казани // Молодежный курьер (Йошкар-Ола) : газета. — 2002.
- ↑ Скади — Ролевые игры живого действия. әлеге чыганактан 2008-06-08 архивланды.
- ↑ Татьяна Луговская Время для драконов. Зиланткон 2005 // Мир фантастики. — 2006. — № 29.
- ↑ Абукаева А. В., Ефимова Н. И., Золотова Т. А., Щеголева А. А. Категория «элитарности» и формы ее выражения в молодежной культуре // Scientific Research And Their Practical Application. Modern State And Ways Of Development. — 2013.
- ↑ Премия «Зиланткон».
- ↑ Наши авторы. Творческая студия "Зеленый Джаспер". әлеге чыганактан 2007-03-27 архивланды.