Эчтәлеккә күчү

Ко Ён Хи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ко Ён Хи latin yazuında])
Ко Ён Хи
КХДҖның 2-нче Беренче ледисы
Аңа кадәр Ким Сон Э
Дәвамчысы Ли Соль Чжу
Туган 26 июнь 1952(1952-06-26)
Осака, Япония
Үлгән 13 август 2004(2004-08-13) (52 яшь)
, Париж
Җефет Ким Чен Ир[d]
Әти Ко Гён Тхэк[d]
Белем Пхеньян музыка һәм бию университеты[d]

Ко Ён Хи (кор. 고영희; 26 июнь 1952[1], Осака, Япония13 август 2004, Париж, Франция) — КХДҖдан актриса һәм биюче. Ким Чен Ирның хатыны һәм Ким Чен Ынның әнисе.

Ко Ён Хи 2004 елда Парижда күкрәк рагыннан вафат булган[2][3][4][5] (башка мәгълүматлар буенча, бер ел элек автомобиль һәлакәтендә һәлак булган[6]).

Шәхес культын урнаштыру омтылышлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ко Ён Хиның Корея-Япон чыгышы һәм аның бабасы Япония император армиясенең тегү фабрикасында эшләве Төньяк Корея җәмгыятендә Ко Ён Хиның статусын (сонбун) бик түбән итәр иде[1].

Шуңа да карамастан, Ко шәхес культын оештырырга берничә тапкыр омтылышлар ясалган[7]. Бу омтылышлар уңышсызлыкка очраган һәм 2008 елда Ким Чен Ирның йөрәк өянәгеннән соң туктатылган[1]. Аның чын исемен ачу халыкка начар сонбун бирер иде һәм Корея башлыкларының «чиста кан» идеясен җимерер иде[1]. Шуңа күрә Ким Чен Ир үлгәч, хатын-кызның исеме, Япониянең шәхси Кансай университеты профессоры Ли Ён Хван белдерүе буенча, КХДҖның дәүләт сере булып киткән[7]. Шул ук вакытта аны данлаганда «Бөек Ана» һәм башка исемнәр белән атаганнар.

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Ko Young-ki. Happy Birthday, Koh Young Hee (2012-06-26). 29 март 2013 тикшерелде.
  2. Report: Kim Jong Il Living With Former Secretary — International News | News of the World | Middle East News | Europe News — FOXNews.com. әлеге чыганактан 2014-10-25 архивланды. 2011-12-21 тикшерелгән.
  3. Kim Hyun. N. Korean leader names third son as successor: sources. — Yonhap, 15.01.2009
  4. North Korea’s secretive 'first family'. — BBC News, 15.02.2007
  5. N Korean leader’s lover «dead». — BBC News, 27.08.2004
  6. В Пхеньяне на месте автокатастрофы нашли тело жены Ким Чен Ира. — NEWSru.com, 08.10.2003. әлеге чыганактан 2012-07-28 архивланды. 2012-01-07 тикшерелгән.
  7. 7,0 7,1 Cho Jong-ik. "Great Mother" revealed to World (2012-07-30). 1 июль 2012 тикшерелде.