Кертү җайланмасы
Внешний вид
Кертү җайланмалары (ингл. input device) — санакка яки башка электрон җайланмага ул эшләгән вакытта бирелмәләрне яки сигналларны кертү өчен кулланыла торган периферия җиһазлары.
Кертү җайланмалары түбәндәге категорияларга бүлгәләнәләр:
- график, тавыш һәм видео мәгълүматне кертү җайланмалары;
- механик кертү җайланмалары;
- өзлексез кертү җайланмалары (кертү бирелмәләрне өзлексез бирә торган җайланмалар, мәсәлән, тычкан, радиоалгыч, ТВ-тюнер);
- киңлектә кулланыла торган кертү җайланмалары (мәсәлән, ике үлчәүле тычкан, өч үлчәүле навигатор).
Күрсәтә торган санак кертү җайланмалары, курсор белән идарә итү чарасы буенча түбәндәге категорияларга бүлгәләнәләр:
- күрсәтә торган турыдан-туры кертү җайланмалары (турыдан-туры курсор күренә торган урында гына идарәсе башкарыла (мәсәлән, сенсорлы панельләр һәм экраннар));
- турыдан-туры булмаган күрсәтә торган җайланмалар (мәсәлән, трекбол, санак тычканы).
Кертү җайланмаларының төрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Текст символларын һәм боерыклар эзлеклелеген санакка кертү җайланмаларының төп һәм, гадәттә, иң кирәклесе булып төймәсар кала.
Графиклы мәгълүмат кертү җайланмалары:
- сканер;
- видео- һәм веб-камера;
- санлы фотоаппарат;
- видео басып алу платасы, спутник ТВ кабул итү өчен карта.
Тавышлы мәгълүмат кертү җайланмалары:
- микрофон;
- диктофон.
Күрсәтүле (координатлы) җайланмалар:
- санак тычканы;
- трекбол;
- тачпад;
- яктылык каләме;
- график планшет;
- сенсорлы экран яки тачскрин;
- джойстик;
Уенларның кертү җайланмалары:
- джойстик;
- геймпад;
- санак руле;
- бию платформасы;
- яктылык пистолеты.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кертү-чыгару җайланмалары
- Чыгару җайланмалары
- Манипулятор (санак)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Скотт Мюллер. Модернизация и ремонт ПК. — 17 издание. — М.: «Вильямс», 2007. — С. 1047-1088. — ISBN 0-7897-3404-4.