Кара гыйнвар
Внешний вид
Кара гыйнвар (әзери. Qara Yanvar) яисә Канлы гыйнвар (әзери. Qanlı Yanvar) — Совет Армиясе гаскәриләре тарафыннан сәяси оппозицияне бастыру вакыйгасы. 1990 елның 20 гыйнварына каршы төндә Азәрбайҗан ССР башкаласы Бакы шәһәрендә йөзләрчә тыныч кешеләр (күпчелек азәрбайҗаннар) үлеме белән төгәлләнә[1].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1990 елда Советлар Берлеге идарәсе, Азәрбайҗанда Советлар идарәсен саклап калыр өчен, аның башкаласы Бакыга 20 меңлек гаскәр кертә.
- Вакыйга Таулы Карабах тирәсендә вәзгыять катлаулану һәм Азәрбайҗан Халык Фронтының урам митингларына дистәләгән мең кешене чыгарып, Советлар хөкүмәтенә сәяси таләпләр кую белән бәйле була.
- ССРБ идарәсе гаскәр куллана. Нәтиҗәдә, 170 кеше үтерелә һәм 400 кеше яралана.
- Әлеге фаҗига корбаннары Бакы үзәгендә бәйсезлек өчен көрәш каһарманнары буларак күмелгән.
- 1990 елның 22 гыйнварында Бакы урамнарына, танклардан курыкмыйча, миллион ярым кеше чыккан.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Һәр елны 20 гыйнварда Азәрбайҗанда һәм күп кенә төрки илләрнең башкалаларында рәсми яс чаралары уздырыла.
- Дөнья тарихына ул «Кара гыйнвар» исеме белән кергән.
- 20 гыйнвар Азәрбайҗанда «Тоталитар режим корбаннары көне» буларак игълан ителгән. Ел саен Бакыда дистәләгән мең кеше корбаннарны искә алырга яс митингларына җыела.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Н. Нәбиуллин. Кара гыйнвар 2016 елның 5 март көнендә архивланган.