Эчтәлеккә күчү

Камалетдин Агафуров йорты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камалетдин Агафуров йорты latin yazuında])
Камалетдин Агафуров йорты

Камалетдин Агафуров йортыЕкатеринбург шәһәрендә урнашкан, 1898 елда төзелгән татар сәнагатьчесе, меценат, хәйрияче, I гильдия сәүдәгәре, «Бертуган Агафуровлар» сәүдә йортына нигез салучыларның берсе булган Камалетдин Агафуров йорты. Агач сәнгатьнең искиткеч үрнәге буларак, йорт региональ әһәмияттәге архитектура һәйкәле дип танылган.

1882 елда төзелә башлаган Агафуровлар йортында Агафуровлар гаиләсе белән өч абыйлы-энеле Агафуровларның барысы да яшәгән. Ул алар өчен кысан булганга, якында гына, Усольцевская урамында (Сакко һәм Ванцетти, 28) алар тагын бер бина - Камалетдин гаиләсе яши торган ике катлы зур бүрәнә йорт төзиләр. Камалетдин һәм Зәйнетдин йортлары асылда, күп санлы хуҗалык корылмалары, беседкалар һәм хәтта ат абзарлары булган бердәм утардан гыйбарәт була. Йорт ике катлы, бүрәнә, ислими стилендәге үсемлекләр орнаменты белән бизәлгән. Аның манарал һәм ике мәчет манараларына охшаш башнялы балкон элеккеге сәүдәгәрләр утарының гадәти булмаган күренешен тулыландыра.

Камалетдин Агафуров йорты үзенең башлангыч кыяфәтен шактый дәрәҗәдә саклап калган, гәрчә эчке планлаштыру үзгәреш кичерсә дә. Совет чорында биредә татар-башкорт педагогика училищесы да, тулай торак та, коммуналь фатир да урнашкан булган. Менә инде ике дистә елдан артык биредә реставрация эшләре бара. 2015 елның декабрендә истәлекле вакыйга була, йортның реставрацияләнгән өлешендә Свердловск өлкәсе Туган якны өйрәнү музее филиалы — «Агафуровлар йорты» музей клубы ачыла. Файдаланылмый торган агач корылма өчен янгын чыгу ихтималы аркасында бу факт, асылда, сак грамотасы була. Хәзери дә биредә «Агафуровлар йорты» музей клубы — Онисим Егорович Клер исемендәге өлкә Туган якны өйрәнү музее филиалы урнашкан.

2018 елда сәүдәгәр Агафуровларның Урал башкаласы үсешенә керткән өлеше уңаеннан ике йорт янындагы скверга да бертуганнар исеме бирелгән.

  • Девишев Б. Агафуровы. /Историческая генеалогия татарского народа. Родственные династии и их роль в истории семьи, нации и государства / Адиль Беляев. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2012. — С. 46—53. — ISBN 978-5-298-02215-6.
  • Корепанова С. Агафуровы: «Между правдой и поэзией». /Наш новый град. — Екатеринбург, 2003. — С. 96—105.