Эчтәлеккә күчү

Ишан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ишан latin yazuında])
Ишан
Бохара шәһәрендә изге ишан Имло мазары

Ишан (фар. ایشان‎ ― «алар», аеруча хөрмәт йөзеннән бер кешегә күплек сандагы сүз белән эндәшү) ― гадәттә, ханәкәдә (дәрвишләр йорты) яки берәр мазар янында яшәүче дәрвишләр җитәкчесе һәм остазы. Шулай ук ишан ― Суфи тарикатьләре (кардәшлек) җитәкчеләре һәм Исмәгыйлиләр җәмгыятьләре башлыкларының исеме [1]. Моннан тыш, Урта Азиядә Мөхәммәд пәйгамбәрдән килеп чыккан нәсел вәкилләрен дә ишаннар дип атыйлар [2].

Мөселманнар өчен ишан изге зат булып санала. Ишанга киләчәктә ни буласын белүче һәм авырулардан дәвалау көченә ия зат дип ышаналар. Ишаннар, гадәттә, сәдакәгә китерелгән акча һәм ашамлык исәбенә көн күргән[3].

«Ишан» сүзенең этимологиясе берничә фаразга ия. Бер версия буенча, бу сүз чагатай телендәге «išан» сүзеннән алынган, әлеге сүз «изге» яки «диндар кеше» дигәнне аңлата [4]. Икенче версия буенча, бу ― фарсы сүзе, «алар» дип тәрҗемә ителә. Урта гасырларда «алар» сүзе Суфи тарикатьләре җитәкчеләренә һәм аксакалларына мөрәҗәгать иткәндә кулланылган. Күплек сандагы «Алар» гади халык тарафыннан привелигияле (дөньяви һәм дини) сыйныфлар вәкилләренә ихтирамлы эндәшү формасы булып тора. Тарикатьләр җитәкчеләренең шәхси исемнәрен искә алу тыелган (үзенә күрә табу салынган), чөнки халык ышанулары буенча, бу төрле бәхетсезлекләр китерергә мөмкин [5][6]. Ишан сүзен беренче тапкыр куллану исемнәре танылган Хуҗа Әхрар(рус.) (1404―1490) һәм Баһаветдин Нәкшбанд(рус.) (1327―1389) биографияләрендә теркәлгән [7]. Ишан термины Урта Азиядә, бу төбәктән чыккан кешеләр күпләп яши торган башка төбәкләрдә, шулай ук Урта Азия руханилары актив миссионерлык эшчәнлеге алып барган районнарда (Татарстан, Башкортстан) гына очрый [7].

Ишан сүзе шәех, мөршид, остаз, пир мәгънәләрендә кулланыла. Алар суфи тарикатьләренең рухи лидерлары булып тора һәм мөридләренә остаз булу хокукына ия [8][9][10].

Урта Азиянең суфи тарикатьләрендә җитәкчеләрнең катлаулы иерархиясе бар, ул, бер яктан, суфи җәмгыятьләре белән идарә итү структурасы, икенче яктан, җитәкченең билгеле нәселдән чыккан булуы белән билгеләнә. Ишан титулын суфи җәмгыятьләре җитәкчеләренең төрле категорияләре йөртә ала:

  1. бөтен тарикать башлыгы, тарикатькә нигез салучының турыдан-туры дәвамчысы яки өлкән варисы (пир, пирзадә)
  2. тарикатьнең теге яки бу төбәктәге өлеше башлыгы, бөтен тарикать башлыгының вәкиле яки аның кече варисы
  3. аерым җәмгыять башлыгы, тарикатьнең теге яки бу төбәктәге өлеше башлыгының вәкиле (хәлфә, гарәпчә Хәлифә сүзеннән) [6].

Ишаннар династиясенең дә үз иерархиясе булган. Бөтен Урта Азия масштабында нәкъшбәндия һәм гарәп шәехләренең нәселләре әйдәп баручы роль уйнаган. Башка династияләр район яки шәһәр күләмендә абруйлы булган [6].

Хәзерге вакытта ишаннар нәселе шактый күп һәм халык массасы эчендә таралган. Ишаннар җәмгыятьтә ихтирамга лаек, бәйрәмнәр һәм дини чаралар алардан башка узмый диярлек. Үзбәкстанның кайбер районнарында ишаннар шул ук нәсел кызларына гына өйләнә ала дигән традиция яшәп килә, шул сәбәпле ишан нәселеннән чыккан күп кенә кызлар кияүгә чыга алмый кала. Бу һәм башка үзенчәлекләр ишаннарны привелигияле каста дип санарга мөмкинлек бирә [2].

Совет чорында ишаннар мөселман руханиларының советларга каршы иң каты торган өлеше буларак карала. Шуңа күрә 1961 елда дәүләт контролендә булган Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте ишанизмны махсус карар белән хөкем итә һәм рәсми имамнарга ишаннарга каршы көрәшергә күрсәтмә бирә. Ишаннарның күбесе, башка ислам руханилары кебек үк, чит илгә кача яки репрессияләргә дучар ителә [7].

Советлардан соңгы чорда хакимиятләр дингә карата мәрхәмәтлерәк карый башлагач, аз санлы ишаннар янә рәсми статус ала. Урта Азиянең күп кенә кешеләре, бигрәк тә авыл җирендә, ишаннарның нәсел-нәсәбәләрен, соңгы вакытта алар актив эшчәнлек алып бармасалар да, бүгенге көнгә кадәр хөрмәтлиләр [6].

  1. Ишан. БСЭЗ
  2. 2,0 2,1 Андрей Фатющенко {{{башлык}}} // журнал «Вокруг света». — № 5 (2752).
  3. Ишан. // Ислам. Белешмә―сүзлек (төзүчесе Заһид Шәфигый) ― К.: ТКН, 1990, 62нче бит. ISBN 5-298-00949-2.
  4. М. Р. Фасмер. М. Р. Фасмер. . // Этимологический словарь русского языка. — М.: Прогресс. 1964—1973.
  5. Л. П. Крысина Ишан // Толковый словарь иностранных слов.- М: Русский язык, 1998.
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 С. Н. Абашин Ишан // Ислам на территории бывшей Российской империи. Энциклопедический словарь. Вып. 2. — М., 1999. — С. 40-41.
  7. 7,0 7,1 7,2 С. Демидов. Туркменские ишаны 2014 елның 10 сентябрь көнендә архивланган.. // Erkin.Net
  8. В. В. Бартольд. Сочинения. Т.6. Работы по истории ислама и арабского халифата. М., 1966. — С. 675.
  9. Ишан. // Новый словарь иностранных слов.- by EdwART, , 2009.
  10. . // Словарь русских синонимов.
  • Ишан. // Ислам. Белешмә―сүзлек (төзүчесе Заһид Шәфигый) ― К.: ТКН, 1990, 62нче бит. ISBN 5-298-00949-2.
  • С. Н. Абашин. Ишан // Ислам на территории бывшей Российской империи. Энциклопедический словарь. Вып. 2. — М., 1999. — С. 40-41.
  • В. В. Бартольд. Сочинения. Т.6. Работы по истории ислама и арабского халифата. М., 1966. — С. 675.
  • И. Гейер. Материалы к изучению бытовых черт мусульманского населения Туркестанского края. 1. Ишаны // Сборник материалов для статистики Сыр-Дарьинской области. Т.1. Ташкент, 1891. — С. 62-82.
  • Л. Климович, Ислам в царской России, М., 1936. — C. 41—44, 121—25, 357—61, 380.
  • Л. Климович, Ислам. 2 изд., М., 1965. — C. 147—54. 172—95.
  • Н. С. Лыкошин. Роль дервишей в мусульманской общине ташкентских туземцев (с приложением «Ишаны ташкентские») // Сборник материалов для статистики Сыр-Дарьинской области. Т.7. Ташкент, 1899. — С. 94-115.
  • Н. Маллицкий. Ишаны и суфизм // Туркестанские ведомости. 1898. — С. 71-72.
  • Саттархан. К вопросу о мусульманских ишанах // Православный собеседник. Казань, 1895 (сентябрь). — № 3 С. 72-91.
  • Barthold, W. and Wheeler, G.E. Is̲h̲ān.