Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены | |
---|---|
Ил | |
Төр | орден |
Кемгә бирелә | шәхесләргә, хәрбиләргә |
Кем бирә | Россия Федерациясе президенты |
Статусы | {{{статусы}}} |
статистика | |
Булдыру датасы | {{{булдыру датасы}}} |
Беренче бүләкләү | 5 ноябрь 1994 (Михаил Калашников) |
Бүләкләүләр саны | 4 000 |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
Чиратлылык | |
Олырак бүләк | Изге Георгий ордены |
Кечерәк бүләк | Изге бөек җәбер күрүче Екатерина ордены |
Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены (русча О́рден «За заслу́ги пе́ред Оте́чеством») – Россия Федерациясенең дәүләт бүләге. 1994 елның 2 мартында Россия Федерациясе президенты Указы белән кабул ителгән[1].
Статут
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Россия дәүләтчелеген ныгыту, илнең социаль-икътисади үсеше белән бәйле аеруча мөһим хезмәтләр өчен, фәнни-тикшеренү эшләре, мәдәниятны һәм сәнгатьне үстерү, спорттагы аерым җиңүләр, халыклар арасындагы дуслыкны, хемәттәшлекне ныгыту, илнең саклану дәрәҗәсен ныгытуга керткән саллы кертем өчен Россия ватандашлары бүләкләнә.
Орденның дүрт дәрәҗәсе бар:
- I дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
- II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
- III дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
- IVдәрәҗә дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
I дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены иң югары дәрәҗә санала.
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]I дәрәҗә һәм II дәрәҗә орденнарның тамгасы һәм йолдызы була, ә III дәрәҗә һәм IV дәрәҗә орденнарның тамгасы гына.
Тамга алтынланган көмештән як-яклары тигез озынлыктагы хач (тәре) итеп эшләнә. Хач үзәгендә, алгы яктан Россия Федерациясенең дәүләт гербы беркетелә, арткы яктан түгәрәк буйлап “Файда, намус һәм дан” дип орденның шигаре, уртада 1994 саны, аста дәфнә яфраклары сурәтләнә. Хачның төптәге очында бүләкнең тәртип саны языла.
Орденның йолдызы 8 нурдан тора. Үзәгендә көмеш түгәрәктә алтынланган Россия Федерациясенең дәүләт гербы сурәте. Түгәрәк буйлап “Файда, намус һәм дан” дип орденның шигаре һәм дәфнә яфраклары сурәтләнгән.
Хәрбиләр өчен орденда кисешкән ике кылыч сурәте өстәлгән.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче мәртәбә 1994 елның 5 ноябренда Михаил Калашников II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены белән бүләкләнә. 1994 елдан 1998 елга кадәр Россия Федерациясенең иң югары дәүләт бүләге булып исәпләнә.
Бүләкләнүчеләр саны 4 меңнән артып китә.
Орденның дүрт дәрәҗәсенә дә ия затлар 20. Алар арасында:
- Жорес Алферов, галим
- Галина Вишневская, опера җырчысы
- Илья Глазунов, рәссам
- Марк Захаров, театр режиссёры
- Майя Плисецкая, балет биючесе
- Юрий Тимерканов, дирижёр
- Зураб Церетели, сынчы, мигъмарчы
- Виктор Черномырдин, хөкүмәт башлыгы
- Эдуард Россель, губернатор
- Виктор Зубков, хөкүмәт башлыгы
- Николай Патрушев, иминлек хезмәте башлыгы
Минтимер Шәймиев, Татарстанның дәүләт киңәшчесе, орденның дүрт дәрәҗәсенә дә ия булды[2]:
- I дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләре өчен ордены (2007)
- II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләре өчен ордены (1997)
- III дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләре өчен ордены (2010)
- IVдәрәҗә дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләре өчен ордены (2014)[3]
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- РФ президенты Указы № 442 02.03.1994
- РФ президенты Указы 14.01.2014