Алеут теле
Алеут теле | |
Үзисем: |
Unangam Tunuu/Унáҥам Тунý |
---|---|
Илләр: | |
Сөйләшүчеләр саны: |
як. 350 кеше |
Классификация | |
Төркем: |
??? |
Язу: | |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
але 033 |
ISO 639-1: |
— |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
Алеут теле (үзатамасы - Unangam Tunuu/Унáҥам Тунý) - Ерак Көнчыгышта, Төньяк Америкада таралган тел, алеутларның туган теле.
Таралышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Алеут теле Русиянең Камчатка краенда, Төньяк Америкада таралган. Телне якынча Русиядә 50 (2010 ел), АКШта 300ләп (1995 ел) кеше белә дип санала .
Язу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Алеут язуы 1826 елда праваслау миссионерлары тарафыннан кирилл язуы нигезендә эшләнә, әмма Алеут утраулары АКШ составына күчкәннән соң ул кулланыштан чыккан; 1970-елларда АКШ алеутлары өчен латин язуы нигезендә әлифба эшкәртелгән.
1930-елларда СССРда алеутлары өчен латинлаштырылган әлифба эшкәртелгән, әмма ул гамәлгә кертелмәгән. 1990-еллардан Русиядә алеут теле кирилл язуы нигезендәге әлифба кулланыла:
а | ā | б | в | г | г̡
|
гу̌ | (д) |
д̌ | (е) | (ē) | (ё) | (ж) | з | и | ӣ |
й | ’й | к | қ | л | ’л | м | ’м |
н | ’н | ң | ’ң | о | ō | п | р |
с | т | у | ӯ | ф | х | ҳ | ц |
ч | (ш) | (щ) | (ъ) | (ы) | (ы̄) | (ь) | (э) |
(э̄) | (ю) | (ю̄) | (я) | (я̄) |
Русиядә 1990-елларда алеут телендә бердәнбер чыккан китабы булып мәктәп сүзлеге булып тора.