1920 ел
Внешний вид
(1920 битеннән юнәлтелде)
Еллар |
---|
1916 · 1917 · 1918 · 1919 — 1920 — 1921 · 1922 · 1923 · 1924 |
Унъеллык |
1900-еллар · 1910-еллар — 1920-еллар — 1930-еллар · 1940-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
1920 (бер мең тугыз йөз егерменче) ел — кәбисә ел, милади тәкъвим буенча пәнҗешәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1920 елы, II меңьеллыкның 920 елы, XX гасырның 20 елы, XX гасырның 2 унъеллыгының 10 елы, 1920 елларның 1 елы. 1920 елдан бирле 104 ел үтте.
Вакыйгалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 7 март — Сүрия милли конгрессы Сүрия бәйсезлеген игълан итте.
- 11 апрель — Казан циркы ачыла.
- 27 май — ТАССР төзү турында декретка Владимир Ленин, Михаил Калинин һәм Авель Енукидзе кул куялар.
- 8 июнь — В.И. Ленин рәислегендә ВКП(б) ҮК политбюро Татар республикасының Сәетгалиев җитәкчелегендә революцион комитетны раслый.
- 25 июнь — Казанда ТАССР буенча хакимият тантаналы рәвештә ТАССР Вакытлы ревкомына тапшырыла.
- 20 август — Чуаш театры Казаннан Чуашстанга, Чабаксарга күчә.
- 6 сентябрь — Бохарада совет хөкүмәте урнаша.
- 20 сентябрь — Казанда ТАССР Шураларының оештыру корылтае ачыла.
- 4 ноябрь — ВЦИК һәм СНК РСФСР декреты буенча Мари автономияле өлкәсе төзелә.
Туулар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1920 елда туганнар
- 13 гыйнвар — Владимир Иовлев, Советлар Берлеге каһарманы, танкист.
- 10 февраль — Григорий Павлов, Советлар Берлеге каһарманы, авиация генерал-лейтенанты.
- 15 февраль — Газиз Нәбиуллин, язучы.
- 15 февраль — Семен Коновалов, Советлар Берлеге каһарманы, танкист.
- 19 февраль — Иван Поминов, КДУ галиме-физик.
- 1 апрель — Тосиро Мифунэ, япон киноактеры.
- 3 апрель — Әнәс Галиев, татар язучысы.
- 15 май — Нургаяз Гарифьянов, галим.
- 18 май — Иоанн Павел II, Рим папасы.
- 9 июнь — Шамил Шаһгали, драматург.
- 20 июнь — Габдулла Галиев, татар шагыйре.
- 7 июль — Әнвәр Бакиров, татар композиторы.
- 8 июль — Җәвад Тәрҗеманов, татар язучысы, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе.
- 30 июль — Әхнәф Юлдашев, төрки телләр белгече (Мәскәү).
- 3 август — Филлис Джеймс, инглиз язучысы.
- 5 август — Үзбәк Гыймадиев, татар әдәбияты белгече, журналист (Уфа).
- 18 август — Маннур Саттар, татар сатирик-шагыйре.
- 15 сентябрь — Кәтибә Кинҗәбулатова, башкорт язучысы, шагыйрә.
- 20 сентябрь — Ибраһим Абдуллин, татар язучысы, драматург (Уфа).
- 30 сентябрь — Лазарь Сарьян, композитор.
- 10 октябрь — Әнвәр Тайсин, географ, педагог, фән докторы (2000), дәреслекләр авторы.
- 17 октябрь — Әгъдәс Борһанов, тарихчы-галим (Мәскәү).
- 23 октябрь — Джанни Родари, итальян балалар язучысы.
- 25 октябрь — Әмәт-Хан Солтан, хәрби очучы, Советлар Берлегенең ике тапкыр Каһарманы.
Вафатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1920 елда вафатлар
- 28 гыйнвар — Габдулла Кариев, артист
- 18 апрель — Габделрәүф Ниязбаев, татар драматургы.
- 21 апрель — Хәсән Урманов, татар җәмәгать эшлеклесе, революционер.
- 13 июнь — Бәкер Белоусов, Гражданнар сугышы каһарманы. 1нче аерым Идел буе татар укчылары бригадасының сәяси комиссары.
- 14 июнь — Макс Вебер, алман социологы, тарихчы, икътисадчы.
- 15 июнь — Шамун Фидаи, гражданнар сугышы чорында революцион рухлы романтик шигырьләре белән танылган шагыйрь.
- 15 июль — Сөләйман Сулькевич, генерал-лейтенант, татар.
- Мәхмүт Дулат-Али, инкыйлабчы.
- Әбүсөгуд Әхтәмов, җәмәгать-сәясәт эшлеклесе, хокукчы.