Ким Хон До
кор. 김홍도 | |
Җенес | ир-ат[1] |
---|---|
Ватандашлык | Корея[d] |
Кана белән язылган исем | きん こうどう[2] |
Маккьюн — Райшауэр романизациясе | Kim Hongdo |
Корея теленең яңа романизациясе | Gim Hong-do |
Туу датасы | 1745[3][4][5][…] |
Туу урыны | Ансан, Кёнгидо[d], Көньяк Корея |
Үлем датасы | 1806[3] |
Һөнәр төре | рәссам |
Башкарган вазыйфа | придворный художник[d] |
Әсәрләр җыентыгы | Музей искусств округа Лос-Анджелес[d] һәм Leeum, Samsung Museum of Art[d] |
Автор буларак авторлык хокуклары халәте | автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d] |
Commons Creator бите | Kim Hong-do |
Ким Хон До Викиҗыентыкта |
Ким Хон До (김홍도, Ким Хондо), шулай ук Танвон буларак мәгълүм (1745 елда туган — 1806 елда үлгән) — Корея рәссамы һәм хаттаты.
Тормышы һәм иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ким Хон До Кореяның көньягындагы Ансан шәһәрендә үскән, хаттат сәнгатенә үз вакытының мәшһүр остасы Кан Сехваннан өйрәнгән. Тохвасо сәнгать академиясенең әгъзасы булып рәсми король хезмәтенә кергән һәм шуннан соң сарай яны король рәссамы булган. 1771 елда ул Корея ваны Чонджо портретын барлыкка китерә. 1788 елда ул Корея мәдәнияте үзәге Андон шәһәренә китә. Соңрак Кымгансан тауларында тора, анда күп рәсем ясый. Танвон картиналарында башкару манерасы буенча XVII—XVIII гасыр һолланд осталары графикасы шедеврларына якын булган аңа замандаш корей җәмгыяте көн саен тормышыннан күп санлы көнкүреш сәхнәләрен ясаган беренче корей рәссамы булган. “Танвон”ның Ходайлар киңәшмәсен сурәтләүче картинасы 1971 елда (139 номер астында) Кореяның милли хәзинәләре исемлегенә кертелгән булган. Хевон һәм Овон белән беррәттән “Танвон” “Өч Вон” корей рәссамнар төркемен тәшкил итә. Овон һәм XV гасыр остасы Ан Гён белән “Танвон” Кореянең иң әһәмиятле живописецлары һәм графиклары өчлегенә керә. Ансан шәһәрендә аның исеме белән бер район аталган, Ансанда шулай ук ел саен «Danwon Art Festival» сәнгать фестивале үткәрелә.