Эчтәлеккә күчү

Йәмән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йәмән latin yazuında])
(Йемен битеннән юнәлтелде)
Йәмән
гарәп. الجمهوريّة اليمنية
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 1990
Рәсми исем الجمهورية اليمنية һәм la République du Yémen[1]
Кыскача исем اليمن һәм 🇾🇪
Гомер озынлыгы 64,953 ел[2]
Демоним jemeni, يمنيون, Yemeni, Yemenano, Yämänan, يمني, يمنية, йеменцы, תימני, תימנייה, yemeniți, yemenit, yemenită, ইয়ামেনি, yemenita, yemeniti, iamani, yemenín, yemenina, يمنيات, iemenita, iemenites, Yéménite[1], jemenio, jemenii, jemenie, jemenia, ياماني, يامانية, يامانيين, يامانيات, Jemenec һәм Jemenka
Рәсми тел гарәп теле[3]
Гимн Йәмән гимны[d][4]
Мәдәният Йәмән мәдәнияте[d]
Шигарь тексты الله ،الوطن، الثورة، الوحدة
Дөнья кисәге Азия
Дәүләт  Йәмән
Башкала Сәнга һәм Аден[d]
Сәгать поясы UTC+03:00 һәм Asia/Aden[d][5]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Кызыл диңгез һәм Ğäräbstan diñgeze
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Гарәбстан ярымутравы
Иң көнчыгыш ноктасы 16°39′02″ т. к. 53°06′32″ кч. о.
Иң төньяк ноктасы 19° т. к. 52° кч. о.
Иң көньяк ноктасы 12°18′05″ т. к. 53°43′30″ кч. о.
Иң көнбатыш ноктасы 15°32′39″ т. к. 41°48′58″ кч. о.
Геомәгълүматлар Data:Yemen.map
Иң югары ноктасы Джабаль Эн-Наби-Шуайб[d]
Иң түбән ноктасы Ğäräbstan diñgeze
Идарә итү формасы җөмһүрият һәм президент җөмһүрияте
Дәүләт башлыгы вазыйфасы Йәмән президенты[d]
Ил башлыгы Аль-Алими, Ришад Мухаммед[d]
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Йәмән премьер-министры[d]
Хөкүмәт башлыгы Маин Абду-ль-Малик Саид[d]
Башкарма хакимият Йәмән хөкүмәте[d]
Канунбирү органы Йәмән парламенты[d]
Югары мәхкәмә органы Йәмән югары мәхкәмәсе[d]
Үзәк банкы Йәмән үзәк банкы[d]
Дипломатик мөнәсәбәтләр Америка Кушма Штатлары, Иран, Согуд Гарәбстаны, Россия, Кытай, Оман, Пакьстан, Сүрия, Гыйрак, БГӘ, Италия, Бәхрәйн, Катар, Ливия дәүләте, Төркия, Бөекбритания, Сербия, Аурупа Берлеге, Җибути, Эритрея, Сомали, Малайзия, Индонезия, Кытай Җөмһүрияте, Гөрҗистан, Германия, Корея Халык Демократик Җөмһүрияте[6] һәм Маҗарстан
Әгъзалык Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Гарәп Лигасы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы[7], Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Инвестицион бәхәсләрне хәл итү буенча халыкара үзәк[d], ЮНАМИД[d], Икътисади һәм социаль үсеш өчен гарәп фонды[d], Гарәп валюта фонды[d], Интерпол[8][9], ХКТО[d][10][11], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[12], Бөтендөнья почта берлеге[13][14], Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][15], Халыкара гражданнар иминлеген саклау оешмасы[d], Бөтендөнья метеорология оешмасы[16], Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[17] һәм Бөтендөнья таможня оешмасы[d][18]
Рәсми бәйрәм Evacuation Day[d], Корбан бәйрәме, Ураза бәйрәме, Беренче май һәм Йәмән берләшүе[d]
Балигълык яше 16 яшь
Никахка керү яше 15 яшь
Халык саны 28 250 420 (2017)[19]
Административ бүленеше Аден[d], Амран[d], Абьян[d], Эд-Дали[d], Эль-Бейда[d], Ходейда[d], Эль-Джауф[d], Эль-Махра[d], Махвит[d], Amanat al Asimah Sana`a[d], Дамар[d], Хадрамаут[d], Хадджа[d], Ибб[d], Лахдж[d], Мариб[d], Райма[d], Саада[d], Сана[d], Шабва[d], Таиз[d] һәм Socotra Archipelago Governorate[d]
Акча берәмлеге Йәмән риалы[d]
Кеше потенциалы үсеше индексы 0,455[20]
Inequality-adjusted Human Development Index 0,307[21]
Эшсезлек дәрәҗәсе 60 процент
Нәрсә белән чиктәш Согуд Гарәбстаны һәм Оман
Автомобил хәрәкәте ягы уң[d]
Челтәр көчәнеше 230 вольт[22]
Электр аергычы төре NEMA 1-15[d][22], D төре[d][22] һәм BS 1363[d][22]
Алыштырган Йәмән гәрәп республикасы[d] һәм Йәмән халык демократик республикасы[d]
Кулланылган тел заманча әдәби гарәп теле[d], гарәп теленең Төньяк Йәмән диалекты[d], гарәп теленең Йәмән диалекты[d], гарәп теленең Хәдрәми диалекты[d], Razihi[d], гарәп теленең Көньяк Йәмән диалекты[d], гарәп теленең Йәмән яһүдиләре диалекты[d], сокотри теле[d], Мехри[d] һәм Hobyót[d]
Мәйдан 555 000 ± 1 км²[23][24]
Рәсми веб-сайт yemen.gov.ye
Һәштәге Yemen
Югары дәрәҗәле Интернет домены .ye
Харита сурәте
Официаль символ бөркет[d]
Тематик география Йәмән географиясе[d]
Рәсми дине ислам[25]
Ачык мәгълүматлар порталы Yemen Data Project[d]
Феноменның икътисады Йәмән икътисады[d]
Феноменның демографиясе Йәмән халкы[d]
Мәзһәб Шәфигый[26] һәм зейдизм[d]
Мәктәптә укымаган балалар саны 2 337 346[27]
Джини коэффициенты 35,9 ± 0,1[28]
Тулаем туулар коэффициенты 4,16[29]
Длина береговой линии 2500 km[30]
Шәһәр халкы 7 280 000[31]
Авыл халкы 17 955 000[31]
Демократия индексы 1,95[32]
BTI Governance Index 3,85[33], 3,95[33], 4,04[33], 3,66[33], 4,5[33], 3,82[33], 1,7[33], 1,63[33] һәм 1,51[34]
BTI Status Index 3,82[33], 3,91[33], 4,08[33], 3,85[33], 3,08[33], 2,91[33], 1,72[33], 1,52[33] һәм 1,41[34]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 21 678
Happy Planet Index score 44,6[35]
Илнең мобиль коды 421
Илнең телефон коды +967
Халыкара префикс 0
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны 199[d]
Номер тамгасы коды YAR
Диңгездәге идентификацияләү номеры 473 һәм 475
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме Төркем:Йәмәндә төшерелгән фильмнар[d]
Карта
 Йәмән Викиҗыентыкта

Йәмән (гарәп. اليمن‎ әл-Йәмән), рәсми атама – Йәмән Җөмһүрияте (гарәп. الجمهوريّة اليمنية‎ әл-Җөмһүрия әл-Йәмәния) – Көньяк-Көнбатыш Азиядә, Гарәп ярымутравының көньягында урнашкан дәүләт. Якын Көнчыгышның бер өлеше булып тора, Оман һәм Согуд Гарәбстаны белән чиктәш. Чикләрен Кызыл диңгез һәм Гарәп диңгезе юа. Башкаласы 1990 елдан соң Сәнга шәһәре.

Төп мәкалә: Йәмән тарихы

Йәмән – иң борынгы цивильлек учакларының берсе.

Йәмән территориясендә хәзерге заманда билгеле булган иң борынгы дәүләтләр – Катабан , Хүдрамәүт, Маин, Саба һәм Химьярит патшалыклары. IV гасырда бөтен Йәмәнне химьяритлар берләштерә. Шул ук гасыр ахырында химьяритлар иудаизмны дәүләт дине сыйфатында кабул итәләр. VI гасыр башында Йәмән Аксум патшалыгы йогынтысына эләгә, бу исә аның вакытлыча христианлаштыруына китерә. Шул гасыр ахырында Йәмәнне Сасанилар Ираны яулап ала.

Төньяк Йәмән Госманлы империясеннән 1918 елда бәйсезлек ала.

1962 елның 18 сентябрендә, мәлик Әхмәд үлеменнән соң, яңа король итеп шаһзадә Мөхәммәд әл-Бәдр игълан ителә. Килеп туган хәлне кулланып, хәрбиләр монархияне бәреп төшерәләр һәм Йәмән Гарәп Җөмһүриятен игълан итәләр.

1967 елда Көньяк Йәмән бәйсезлек ала, ул 1839 елдан бирле британ протектораты булган була. 3 ел үткәч Көньяк Йәмән (ЙХДҖ) хакимияте советларча ориентация кабул итә. Киләсе ике унъеллык ике дәүләт арасындаы каты көрәш белән уза. Ә 1990 елда ике дошман дәүләт Йәмән Җөмһүриятенә берләшәләр.

1994 елда илдә ватандашлар сугышы булып уза. 21 майда ЙХДҖ элеккеге җитәкчеләре Көньякта бәйсез дәүләт – Йәмән Демократик Җөмһүриятен игълан итәләр, ләкин июль аенда ук көньяклыларның фетнәсен Төньяк Йәмән гаскәре бастыра.

2011 елда илдә яңа фетнә башланды.

Дәүләт башлыгы – президент, ул гомуми сайлауларда 7 елга сайлана (1999 елдан башлап). Хәзерге президент Гали Габдулла Салих 1999 елда сайланганнан соң, 2006 елда икенче срокка тагын сайланды.

Парламент ике палаталы – Шура (111 әгъза, президент тарафыннан билгеләнелә) һәм вәкилләр палатасы (2003 елның апрелендә 6 еллык срокка сайланган, 301 депутат), 5 фирка күрсәтелгән:

Гомуми халык конгрессы – президент Гали Габдулла Салих фиркасы, вәкилләр палатасында күпчелекне тәшкил итә – 238 урын

Йәмән реформалар берләшмәсе (Ислах) – күп тапкыр премьер һәм парламент спикеры вазифасында торган шәех Габдулла бин Хөсәен әл-Әхмәрнең дини фиркасы – 46 урын

Йәмән социалистик фиркасы — Көньяк Йәмәндә элек идарәче булган марксист-ленинчыл фирка, лидер – Ясин Сәид Нүмән (2005 елдан соң, аңа кадәр Гали Салих Гүбәд (Мүкбил)) – 8 урын

Насери-юнионистларның халык оешмасы – 3 урын

Гарәп социалистик яңарышы фиркасы (Баас) – гомумгарәп фиркасының Йәмән бүлеге – 2 урын

Фиркасызлар – 4 урын

Парламентка киләсе сайлаулар 2009 елның апрелендә узарга тиеш иде, ләкин 2 елга күчерелде.

Административ бүленеш

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йәмән 21 мүхәфәзәгә бүленә, алары 333 мүдәрийәһкә, мүдәрийәһләр 2210 астрайоннарга бүленәләр, астрайоннарның барсында 38 284 авыл (2001 елга карата).

Йәмәннең мүхәфәзәләргә хәзерге бүленеше

 Элеккеге Төньяк Йәмән 


 2. Әмран
 4. Әл-Дәли
 5. Әл-Бәйда
 6. Хүдәйда
 7. Әл-Җәүф
 9. Мәхвит
 10. Башкала мүхәфәзасы 
 11. Дамар
 13. Хәдҗә
 14. Ибб
 16. Мәриб
 17. Райма
 18. Сәгәда
 19. Сана
 21. Тәгиз

Йәмәннең мүхәфәзәләргә административ бүленешеӘмран (мүхәфәзә)Әл-Дәли (мүхәфәзә)Әл-Бәйда (мүхәфәзә)Хүдәйдә (мүхәфәзә)Әл-Җәүф (мүхәфәзә)Мәхвит (мүхәфәзә)СанаДамар (мүхәфәзә)Ибб (мүхәфәзә)Мәриб (мүхәфәзә)Райма (мүхәфәзә)Сәгәда (мүхәфәзә)Сана (мүхәфәзә)Тәгиз (мүхәфәзә)Гәден (мүхәфәзә)Абьян (мүхәфәзә)Әл-Махра (мүхәфәзә)Хүдрәмәүт (мүхәфәзә)Ләхҗ (мүхәфәзә)Шабвә (мүхәфәзә)Хүдрәмәүт (мүхәфәзә)Хәдҗә (мүхәфәзә)
Йәмәннең мүхәфәзәләргә административ бүленеше

 Элеккеге Көньяк Йәмән 


 1. Гәден
 3. Абьян
 8. Әл-Махра
 12. Хүдрәмәүт
 15. Ләхҗ
 20. Шабвә

Йәмән харитасы

Йәмәннең төньяк-көнчыгышында яңгыр сирәк явучы ташлы чүл. Бу чүлне яр буе тигезлегеннән аерып торучы тауларда һәр елны мул яңгырлар ява. Далаларда, террасаланган тау битләрендә игенчеләр мамык, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр үстерәләр.

Төп мәкалә: Йәмән икътисады

Йәмән – гарәп илләре арасында иң ярлы дәүләтләрнең берсе. Җан башына ТМП 2009 елда – 2,5 мең доллар (гарәп илләре арасында Судан һәм Мавританиядә генә кимрәк, ә тулаем дөнья буенча 173 нче урын). Йәмәннең икътисади тотрыклылыгы нефть табышы һәм экспортына бәйле (дәүләт бюджетының 70 %), ләкин аның запаслары кими бара. 2006 елда ил хакимияте икътисадны диверсләштерү өчен икътисади реформалар башладылар (чит ил инверсторларын якынайту). Шулай ук газ табышы һәм экспортын башлау да планлаштырыла.

Промышленность (ТМПның 51 %) - нефть табышы һәм эшкәртелүе (ТМПның 25 %); кечкенәрәк кенә текстиль һәм күн предприятиеләре; азык сәнәгате; кул һөнәрләре; әлүмин эретү буенча бәләкәй завод; цемент ясау; зур булмаган кораблар төзәтү.

Авыл хуҗалыгы (ТМПның 10% , эшчеләрнең 75 %) - бодай, җиләк-җимеш, яшелчәләр, каһвә, мамык; сөт продуктлары, терлек (сарыклар, кәҗәләр, сыерлар, дөяләр), кошлар; балыкчылык.

Хезмәт күрсәтүләр сферасы – ТМПның 39 %

2008 елда экспорт – 8,98 млрд. долл – чи нефть, каһвә, киптерелгән һәм тозланган балык.

Төп сатып алучылар:

2008 елда импорт – 9, 33 млрд. долл. - азык-төлек һәм тере терлек, промышленность һәм химик продукция.

Төп кертүчеләр:

Тышкы бурыч – 6,2 млрд. долл. (2009 ел ахырына)

  • Халык саны – 23, 5 млн. (2010 елның июленә карата)
  • Еллык үсеш - 2,7%
  • Гомер озынлыгы – 61 ел ир-атларда, 65 ел хатын-кызларда.
  • Шәһәр халкы – 31 % (2008 елда)
  • Белем дәрәҗәсе – 70% ир-атларда, 30 % хатын-кызларда (2003 елга карата)

Этник состав – күбесенчә гарәпләр һәм афро-гарәп мулат һәм һиндлыларның аз санлы төркеме.

Дин – күбесенчә мөселманнар (52 % - сөнниләр, 46 % - шигыйлар). 2 % тирәсе – друзлар. 1 меңләп христиан, бик аз санда яһүдләр бар.

Төп мәкалә: Йәмән мәдәнияте
Бәйрәмнәр
Вакыт Татар исеме Җирле атама Искәрмәләр
 — Корбан бәйрәме  — Вакыты ай календаренә бәйле рәвештә үзгәрә
 — Ураза гаете  — Вакыты ай календаренә бәйле рәвештә үзгәрә
 — Мөхәррәм  — Вакыты ай календаренә бәйле рәвештә үзгәрә
 — Мигъраҗ кичәсе  — Вакыты ай календаренә бәйле рәвештә үзгәрә
 — Пәйгамбәр Мөхәммәднең туган көне Мәүлид Вакыты ай календаренә бәйле рәвештә үзгәрә
1 гыйнвар Яңа ел  —
22 май Милли бердәмлек көне  — Йәмәннең берләшү көне
26 сентябрь 1962 елгы төньяк Йәмән инкыйлабы көне  — -
14 октябрь 1963 елгы көньяк Йәмән инкыйлабы көне  — -
30 ноябрь Бәйсезлек көне  — -
  1. 1,0 1,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  2. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  3. 2 // Конституция Йемена
  4. http://www.yemen-nic.info/contents/laws_ye/detail.php?ID=18865
  5. https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/asia
  6. https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
  7. https://www.oic-oci.org/states/?lan=en
  8. https://www.interpol.int/Member-countries/WorldИнтерпол.
  9. https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Asia-South-Pacific/YEMEN
  10. https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ХКТО.
  11. https://www.opcw.org/about-us/member-states/yemen
  12. http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
  13. http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
  14. https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=328
  15. https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
  16. https://public.wmo.int/en/members/yemen
  17. https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
  18. https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
  19. база данных Всемирного банкаБөтендөнья банкы.
  20. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  21. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  22. 22,0 22,1 22,2 22,3 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
  23. World Atlas of Oil and Gas BasinsISBN 1-4443-9005-8
  24. Bamashmus M. A. Causes of Blindness among Adult Yemenis: A Hospital-based Study // Middle East Afr. J. Ophthalmol.Medknow, 2008. — ISSN 0974-9233; 0975-1599doi:10.4103/0974-9233.53367PMID:20379421
  25. https://www.state.gov/reports/2020-report-on-international-religious-freedom/yemen/
  26. Distribution of the four schools of Islamic jurisprudence // Islamic Jurisprudence & LawУниверситет Северной Каролины, 2009.
  27. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  28. http://data.albankaldawli.org/indicator/SI.POV.GINI?page=2
  29. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  30. https://www.cms.int/sites/default/files/document/Inf_11_Yemen_Presentation_Biology%26Status_of_Sharks_Fishery_0.pdf
  31. 31,0 31,1 المركز الوطني للمعلومات - معلومات فطاعية - السكان والشؤون الاجتماعية - لمحة تعريفية
  32. 2021 Democracy IndexEIU, 2022.
  33. 33,00 33,01 33,02 33,03 33,04 33,05 33,06 33,07 33,08 33,09 33,10 33,11 33,12 33,13 33,14 33,15 https://www.bti-project.org
  34. 34,0 34,1 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/YEM
  35. https://happyplanetindex.org/countries/?c=YEM