Эрнст Сәетов
Эрнст Сәетов (Эрнст Миңнеәхмәт улы Сәетов) — рәссам, Россиянең атказанган (1999), БАССР халык (1990) рәссамы.[1].
Эрнст Сәетов | |
---|---|
Туган телдә исем | Эрнст Миңнеәхмәт улы Сәетов |
Туган | 2 июнь 1936 Уфа |
Үлгән | 4 март 2004 (67 яшь) Уфа |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Һөнәре | рәссам |
Бүләк һәм премияләре | Г. Сәләм премиясе (1974) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1936 елның 2 июнендә Уфада туган.
1943—1949 елларда БАССР Воскресенский районы (хәзерге Ишембай районы) Юлдаш авылында яши.
1949—1953 елларда Эрнст Сәетов Совет Армиясенең Уфа хәрби-музыка өйрәнчекләре мәктәбендә укый, 1962-1968 елларда Бөтенрусия сәнгать академиясендә (И.Е. Репин исемендәге Ленинград сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты) графика факультетында укый (В.М. Звонцов, А.Ф. Пахомов, В.А. Ветрогонский остаханәләре)[2]. Диплом эше: сәнәгать темасына офортлар — «Башкортстан — кара май республикасы». Җәйге практикасын нефть промыселларында үткәрә. Алга таба графикада сурәтләгән темалары: авыл — «Авылда» (В деревне) (1968), табигать — «Атлар» (Лошади), «Башкорт ызбасында» (В башкирской избе), «Печән өстеннән кайту» (С сенокоса), «Беренче дәрес» (Первый урок), «Башкортстан. 30 нчы еллар», «Кыш»(Зима), «Кымыз»(Кумыс), «Салам җыйганда» (На уборке соломы) ([[1972]]).
1968 елдан Уфада яши. Офорт, литография, линогравюра, акварель, рәсем һәм китап графикасы һәм иллюстрациясе техникасында эшли.
Озак еллар Сәетов Уфа сәнгать училищесы сәнгать бүлегендә һәм Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең сынлы сәнгать факультетында рәсем һәм композиция укыта, сынлы сәнгать кафедрасы мөдире, профессор була.
Э.М. Сәетов 1980—1985 елларда БАССР рәссамнар берлеге рәисе, 1981—1986 елларда һәм 1996 елда — РСФСР рәссамнар берлеге идарәсе сәркатибе була. Башкортстан АССРның Г. Сәләм премиясе лауреаты. 1995 елдан «Артыш» иҗади берлеге әгъзасы.
Әсәрләре М.В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда [[(Уфа]]), Ырынбур өлкә сынлы сәнгать музеенда, В.И. Суриков исемендәге Красноярск сәнгать музеенда, Каракалпакстан дәүләт сәнгать музеендә (Нөкес), Магнитогорски картиналар галереясендә саклана.
Әсәрләре
үзгәртү
|
|
Күргәзмәләре
үзгәртү- Республика күргәзмәләре: Уфа, 1969 елдан башлап (1976 елда катнашмый).
- Зона күргәзмәләре: «Урал социалистический»: Чиләбе, 1969; Уфа, 1974.
- БАССР рәссамнары әсәрләре декадасы: Мәскәү, Ленинград, 1969.
- Каракалпакстанда БАССР көннәрендә башкорт рәссамнары күргәзмәсе. Нөкес, 1976.
- Ленинның тууына 100 ел тулуга карата Сембердә БАССР рәссамнары күргәзмәсе, Сембер, 1970.
- 3 зона рәссамнары күргәзмәсе. Мәскәү, 1971.
- Автономияле республикалар рәссамнары күргәзмәсе, Мәскәү, 1971.
- Бөтенрусия сәнгать күргәзмәсе: «Слава труду», Мәскәү, 1976.
- Алманиядә БАССР рәссамнары күргәзмәсе. Галле (Алмания), 1975 һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Г. Сәләм премиясе (1974).
- Россиянең атказанган рәссамы (1999).
- БАССР халык рәссамы(1990).
Шәкертләре
үзгәртүНаил Байбурин, Фәйзрахман Исмәгыйлов, Зөфәр Гаянов, Сергей Игнатенко, Ринат Харисов, Михаил Копьёв, Илдар Бикбулатов, Җәлил Сөләйманов, Әмир Мәҗитов.
Әдәбият
үзгәртү- Белешмәлек «Художники Советской Башкирии». Автор-төзүче Э. П. Фенина, Башкортстан китап нәшрияты , Уфа, 1979.
- БСЭ, т. 3, раздел «Башкирская АССР». «Советская энциклопедия», Мәскәү, 1970.
- Г. С. Кушнеровская: Изобразительное искусство Башкирской АССР. «Советский художник», Мәскәү, 1974.
- Җыентык «Изобразительное искусство автономных республик РСФСР». «Художник РСФСР», Ленинград, 1973.
- «Искусство автономных республик Российской Федерации». «Аврора», Ленинград, 1973.
- «Художники Ленину». «Советский художник», Мәскәү, 1972.
- «Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш», альбом. «Художник РСФСР», Ленинград, 1974.
- Журнал «Художник», 1976, № 3. Репродукция.
- Журнал «Художник», 1976, № 11. Репродукция.
- Күргәзмәләр каталоглары.
Сылтамалар
үзгәртү- Э.М. Сәетов Помнипро сайтында 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Саитов Эрнст Миниахметович на официальном сайте Союза художников РБ
- ↑ http://spbsj.ru/index-knigi/2489.html
- ↑ http://www.shrb.ru/graphica/Saitov/2.jpg