Сәмәд Вургун (әзери. Səməd Vurğun; чын исеме — Сәмәд Йосыф улы Вәкилов, әзери. Səməd Yusif oğlu Vəkilov); 1906 елның 21 марты1956 елның 27 мае) — Азәрбайҗан совет шагыйре, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе. Азәрбайҗан ССР гимны сүзләренең авторларының берсе (Сөләйман Рөстәм һәм Хөсәен Ариф белән бергә).

Сәмәд Вургун
Туган телдә исем әзери. Səməd Vurğun
Туган 21 март 1906(1906-03-21)
Юхары Салаһлы, Казахский уезд[d], Елизаветполь губернасы, Кавказ наместниклыгы[d], Россия империясе
Үлгән 27 май 1956(1956-05-27)[1] (50 яшь)
Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлем сәбәбе үпкә яман шеше һәм яман шеш
Күмү урыны Шәрәфле каберләр аллеясе[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Азәрбайҗан Демократик Җөмһүрияте
 СССР
Әлма-матер Казахская учительская семинария[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре шагыйрь, университет профессоры, драматург, сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Xavər Vəkilova[d]
Балалар Aybəniz Vəkilova[d], Юсиф Самедоглу[d] һәм Вагиф Самедоглу[d]

 Сәмәд Вургун Викиҗыентыкта

Азәрбайҗан ССРның беренче Халык шагыйре (1956), Азәрбайҗан ССР Фәннәр академиясе академигы (1945). Ике Сталин премиясе лауреаты (1941, 1942). 1940 елдан СБКФ әгъзасы.

Тормыш юлы

үзгәртү

Сәмәд Вәкилов 1906 елның 8 (21) мартында Казах өязенең Юхара Салахлы авылында (хәзер Азәрбайҗан Республикасының Казах районы) туа. Сәмәдкә 6 яшь булганда, әнисе вафат була, ул әтисе һәм әнисе ягыннан әбисе — Әйшә ханым тәрбиясендә кала[2]. Земство мәктәбен тәмамлагач, 1918 елда гаилә Казахка күчә, Сәмәд бердәнбер абыйсы Мәхтихан Вәкилов белән (1902—1975) Казах укытучылар семинариясенә керә. 1922 елда әтисе, ә бер ел соңрак әбисе вафат була, шуннан соң шагыйрь һәм аның абыйсын тәрбияләү аларның туганнан туган апасы Хангыза Вәкиловага күчә.

Сәмәд Вургунның беренче әсәре — «Яшьләргә мөрәҗәгать» шигыре 1925 елда Тифлисның «Ени Фикир» («Яңа фикер») газетасында басмага чыга[2].

Казах, Гәнҗә һәм Кубада авыл мәктәпләрендә әдәбият укыта. Ике ел Мәскәү университетында укый (1929—1930), аннары укуын Азәрбайҗан педагогика институтында дәвам итә.

1945 елда ул Азәрбайҗан ССР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана. 2-4 чакырылыш ССРБ Югары Советы депутаты (1946—1956).

Совет чорында Сәмәд Вургун Азәрбайҗан ССРның Коммунистлар партиясенең Үзәк комитетының беренче секретаре Мирҗәгъфәр Бәкиров белән дустанә мөнәсәбәттә була[3].

Сәмәд Вургун 1956 елның 27 маенда вафат була. Бакыда Шәрәфле каберләр аллеясында җирләнгән.

Сәмәд Вургунның беренче әсәре — «Яшьләргә мөрәҗәгать» шигыре 1925 елда Тифлисның «Яңа фикер» газетасында дөнья күрә. Ул семинария тәмамлану уңаеннан язылган була. Шагыйрьнең беренче китабы — «Шагыйрь анты» китабы 1930 елда чыга[4].

Шагыйрьнең иҗатында Бөек Ватан сугышы аерым әһәмияткә ия. Сугыш елларында шагыйрь 60тан артык шигырь, берничә поэма, шул исәптән «Бакы дастаны» поэмасын иҗат итә. Бу елларда Сәмәд Вургунның шигъри даны киңәя. «Украина партизаннарына» шигыре язылган листовкалар самолёттан партизаннарга ярдәм итү өчен украина урманнарына ташлана. 1943 елда Америкада Вургунның «Әнинең юл теләкләре» шигыре сугышка каршы әсәрләр конкурсында югары бәя ала. Бөтендөнья шигъриятенең хәрби темага аерып чыгарылган 20 иң яхшы шигырь арасында Нью-Йоркта басылып чыккан һәм хәрби хезмәткәрләр арасында таратылган[5]. Шул ук елны Бакыда аның инициативасы белән хәрби чаралар үткәрү һәм фронтовиклар белән очрашу өчен Мөхәммәт Фөзүли исемендәге Интеллигенция йорты ачыла.

Поэмалар

үзгәртү
  • «Комсомол поэмасы» (1928—1956, 1 нче өлеш — 1933),
  • «Вакыйга» (1932),
  • «Мурадхан» (1933),
  • «Хумар» (1933),
  • «Локбатан» (1933),
  • «Авыл иртәсе» (1933),
  • «Үлем эскәмиясе» (1934),
  • «Ачы истәлекләр» (1935),
  • «Егерме алты» (1935),
  • «Асылма» (1935),
  • «Һәлак булган мәхәббәт» (1935),
  • «Фетнә» (1936),
  • «Сүз Басти колхозчысы турында» (1937),
  • «Бакинский дастаны» яки «Дастан Бакы» (1944) һ. б.

Пьесалар

үзгәртү
  • «Вагыйф» (1937). Сәмәд Вургун әсәрендә Мулла Панах Вагыйфның фаҗигале язмышын сурәтли.
  • «Ханлар» (1939) революционер Ханлар Сәфәрәлиев тормышына багышланган.
  • «Фәрхәд һәм Ширин» (1941) — Низаминың «Хөсрәү вә Ширин» поэмасы мотивлары буенча шигырь драмасы.
  • «Кеше» (1945 ).

Тәрҗемәләр

үзгәртү

Бүләкләр

үзгәртү
  • Азәрбайҗан ССРның халык шагыйре (1956)
  • Азәрбайҗан ССРның мактаулы сәнгать эшлеклесе (1943 елның 17 июне)
  • Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1941) — «Вагыйф» спектакле өчен (1937)
  • Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1942) — «Фәрхәд һәм Ширин» спектакле өчен (1942)
  • Ике Ленин ордены (1936 елның 27 гыйнвары, 1956 елның 24 марты)
  • Кызыл Байрак Хезмәт ордены
  • «Хөрмәт Билгесе» ордены (1939 елның 31 гыйнвары)
  • «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале.

Ул Хавәр Мирзабәковага өйләнгән була. Өч баласы булган:

  • Улы: Йосыф Сәмәд улы — Азәрбайҗан халык язучысы һәм Вагыйф Сәмәд улы — Азәрбайҗан халык шагыйре.
  • Кызы: Айбәниз Вәкилова — Атказанган мәдәният хезмәткәре.
  • 1961 — Бакыда шагыйрьгә һәйкәл куела (скульптор — Фуат Габдерахманов);
  • 1975 — Бакыда Сәмәд Вургунның эшләгән квартирада шагыйрьнең Музей-йорты ачыла. Музей-йорт Азәрбайҗанда аерым шәхескә багышланган беренче мемориаль музей була. Йортта ул чорның танылган мәдәният эшлеклеләре җыела[6];
  • 1976 — композитор Рауф Хаҗиев аңа багышланган кантата яза;
  • 1976 — аның хөрмәтенә ССРБның почта маркасы чыгарыла;
  • 2006 — шагыйрьнең 100 еллыгы уңаеннан Азәрбайҗанның почта маркасы чыгарыла.

Сәмәд Вургун исеме белән аталган:

  • Азәрбайҗан дәүләт рус драма театры
  • Киевтагы китапханә[7]
  • Болгариядә техникум[7]
  • Дүшәнбедәге 257 номерлы мәктәп[7]
  • Мәскәү, Акчабәди һәм Бакы урамнары, шулай ук Азәрбайҗанның Казах өлкәсендәге шәһәр тибындагы торак пункт (1930 елларга кадәр Грюнфельд, 1990 елга кадәр — Калининкенд)
  • Казахтагы 2 нче номерлы урта мәктәп
  • Мәскәүдә шул ук исемдәге урам

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Бабаев Г. Самед Вургун: Очерк творчества. — М.: Советский писатель, 1981.
  • Ваһабзадə Б. Сəмəд Вурғун. — Бакы: Ҝəнҹлик, 1984.